Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Фәрит Мөхәммәтшин: Сәяси совет утырышында “Бердәм Россия” әгъзаларының бурычын билгелибез
Мәскәүдә “Бердәм Россия” XVIII партия съезды үз эшен төгәлләде.
(Мәскәү, 9 декабрь, “Татар-информ”, Алексей Угаров). “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан бүлеге Мәскәүдә партия съезды йомгаклары буенча төбәк сәяси совет утырышын уздырачак. Утырышта “Бердәм Россия” әгъзалары алдында торган бурычлар билгеләнәчәк. Бу хакта “Бердәм Россия” Татарстан төбәк бүлеге сәркатибе Фәрит Мөхәммәтшин хәбәр итте.
“Татарстанда тормышка ашырылучы программаны тагын бер кат игътибар белән карау кирәк. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов партия югары советы әгъзасы буларак барлык мәйданнарда зур кызыксыну белән эшләде. Ул үзе партия проектлары мәйданнарының берсен җитәкләде. Кешеләрнең өмет, ышанычларын аклау өчен барлык көчне туплаячакбыз”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин.
“Республикага кайту белән төбәк сәяси совет утырышын җыячакбыз һәм коллегалар белән бурычларны ачыклаячакбыз”, - дип өстәде ул. Татарстан төбәк бүлеге сәркатибе сүзләренчә, сайлаучылар адында торган бурычларны башкаруда “Бердәм Россия” партиясе сәяси оппонентлары белән көчләрне берләштерергә әзер.
“Парламенттагы күпчелек буларак, партия дискуссияләр, сәяси оппонентлар белән сөйләшүгә әзер. Ул партия куйган максатларга ирешүдә нәтиҗәле юлны бергәләп эзләүдә һәркайсыбыз өчен кирәк”, - дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз