news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Фәрит Мөхәммәтшин Сәкинә Шәймиева вафаты уңаеннан Минтимер Шәймиевнең кайгысын уртаклашты
"Иң якын һәм кадерле кешегез вафат булуы – тирән хәсрәт, зур югалту", - диелә ТР парламенты җитәкчесе кайгынамәсендә.
Скопировать ссылку

Рамил Гали
(Казан, 16 ноябрь, "Татар-информ"). ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бүген Сәкинә Шәймиева вафат булу уңаеннан, республиканың Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең кайгысын уртаклашты, дип хәбәр итә Дәүләт Советы матбугат хезмәте.
"Сезнең иң якын һәм кадерле кешегез, тугры дустыгыз һәм фикердәшегез булган Сәкинә Шакир кызының вафат булуы – тирән хәсрәт, зур югалту. Киткәннәр безнең хәтердә яши. Сәкинә Шакир кызы аны белгән һәм яраткан кешеләр күңелендә мәрхәмәтле, ярдәмчел, көчле рухлы ханым булып мәңгелеккә кала. Сезгә һәм якыннарыгызга бу кайгылы мизгелләрдә сабырлык телим", - диелә аның Минтимер Шәймиевкә юллаган телеграммасында.
- Татарстанның беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең хәләл җефете Сәкинә Шәймиева 79 яшендә, озакка сузылган авырудан соң бүген, 16 ноябрьдә вафат булды. Алар 57 ел бергә гомер иткәннәр. Мәрхүмә Казанның Яңа Татар бистәсе зиратында җирләнә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot