Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Фәрит Мөхәммәтшин рус телен хөрмәт итәргә һәм сакларга өндәде
Республика парламенты башлыгы Татарстанның Рус милли-мәдәни берләшмәсе идарәсе утырышында катнашты.
(Казан, 29 ноябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин рус телен хөрмәт итәргә һәм сакларга өндәде. Бу хакта республика парламенты җитәкчесе бүген А. С. Пушкин исемендәге Казан мәдәни үзәгендә узган Рус милли-мәдәни берләшмәсе идарәсе утырышында әйтте.
«Без барыбыз да Пушкин, Чехов, Толстой, Достоевский сөйләшкән һәм язган бай телдә тәрбияләндек. Бөтен халыклар үзләренең әти-әниләренең туган телен — татар, чуваш, мордва, грузин телләрен белүе белән горурлана. Әмма безгә илебезнең дәүләт теле булган рус телен дә яхшы белергә кирәк», — диде Татарстан Дәүләт Советы Рәисе.
Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә, башта зур рус дөньясын чит илләрдә дә берләштерүче туган телне, аннары чит телләрне өйрәнергә кирәк. «Россия Президенты Владимир Путин рус телен белергә кирәкләген бик ачык һәм аңлаешлы итеп әйтте. Кызганычка, рус теле дә „чүпләнә“, ярлылана, үзгәрә. Без бүген горурланып инглиз сүзләрен кертәбез», — диде ул.
Шул ук вакытта парламент башлыгы Татарстанда 170тән артык милләт һәм халык вәкилләре яшәвен әйтте. «Россиянең күп кенә башка төбәкләрендәге кебек үк, төрле халыкларның язмышы бергә үрелә. Иң яхшы традицияләр, гореф-гадәтләр, мәдәният үзләштерелә, трансляцияләнә, берләшә. Бу безгә республикада һәм тулаем Россия Федерациясендә тормышны гармонияле рәвештә оештырырга мөмкинлек бирә», — диде ул.
Фәрит Мөхәммәтшин шулай ук Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның республика парламентына еллык юлламасында «милләтара мөнәсәбәтләр, тынычлык һәм татулыкны тәэмин итү мәсьәләсен игътибарсыз калдырмаска», дип искәртте. Ул милли-мәдәни бәйрәмнәрне шул исәптән балалар бакчаларында да үткәрергә тәкъдим итте.
«Без дөрес юлда, төрле милләт кешеләре хакына телләрне, мәдәниятләрне, гореф-гадәтләрне саклау мәсьәләләрен хәл итәбез. Төрле халыклар бәйрәмнәре диаспораларын гына түгел, барыбызны да бергә җыя. Без сезнең белән Татарстанның тугандаш халыклары гаиләсе белән яшибез, балалар тәрбиялибез һәм якты киләчәгенә ышанабыз», — диде парламент җитәкчесе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз