Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Фәрит Мөхәммәтшин Рус теле көне белән котлый
“Бүген дөньяның төрле почмакларында яшәүче 160 миллионнан артык кеше рус телен үзенең туган теле дип саный, ә 110 миллионнан артыграк кеше өчен ул - икенче тел”, - диелә котлауда
(Казан, 6 июнь, “Татар-информ”). ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Рус теле көне уңаеннан котлау белән чыкты.
“Хөрмәтле татарстанлылар!
6 июньдә күпмилләтле илебездә Рус теле көне билгеләп үтелә. Бүген дөньяның төрле почмакларында яшәүче 160 миллионнан артык кеше рус телен үзенең туган теле дип саный, ә 110 миллионнан артыграк кеше өчен ул - икенче тел.
Халыкара бергәлек, Россиянең бай тарихи-мәдәни мирасына кадер-хөрмәт күрсәтеп һәм, халыкара аралашу чарасы буларак әһәмиятен танып, рус телен, инглиз, гарәп, испан, кытай һәм француз телләре белән беррәттән, Берләшкән Милләтләр Оешмасының рәсми телләре исәбенә кертте. Бүген без, Рус теле көнен билгеләп үтеп, әсәрләре дөньякүләм мәдәният хәзинәләрендә аерым урын алып торган бөек шагыйрь Александр Сергеевич Пушкинның даһилыгы алдында баш иябез. Нәкъ менә ул, үзенең иҗаты белән узган чорларның әдәби телен көндәлек сөйләм теле белән берләштереп, хәзерге рус теленә нигез салды.
Теләсә кайсы телнең көче – аны алга таба үстерү һәм камилләштерүгә ихтыяҗның булуында. Тел, җәмгыятебездәге үзгәрешләрне чагылдырып, үзе дә даими үзгәреп тора. Безнең һәркайсыбыз Россия Федерациясе халыклары телләренең үзара баюында турыдан-туры катнаша. Бу процесслар Татарстан Конституциясе нигезендә рус һәм татар телләре - дәүләт телләре һәм этникара аралашу чарасы булган республикабызда да көчле темпта бара. Шуның белән беррәттән, көндәлек сөйләмнең “ирекле булуы” һич тә телләрнең ярлылануына, гасырлар буена камилләшкән үз асылын, нәфислеген, матурлыгын югалтуга китерергә тиеш түгел.
Тел һәрвакыт халыкның рухи хәзинәсе, мәдәни мирасы булып кала. Рус телен һәм Россиядә яшәүче башка халыклар телләренең үзенчәлеген саклау, башка телләрдән кергән сүзләрне кирәгеннән артык куллануны булдырмау - бүгенге көндә безнең алда торган мөһим бурычларның берсе. Россия халкының сөйләм культурасын күтәрү - ул рухи, әхлакый мәсьәлә генә түгел, бәлки социаль сәяси әһәмияткә дә ия.
Кадерле ватандашлар! Рус теле көне күптелле Ватаныбызда яшәүче һәркем өчен тынычлык-татулык, рәхим-шәфкатьлелек һәм рухи тотрыклылык бәйрәме булсын! Һәрбарчагызга бәхет, сәламәтлек һәм мул тормыш телим”, - диелә котлауда.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз