news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Фәрит Мөхәммәтшин “Рубин” һәм “Динамо-Казан”ны котлады

Бүген дүртенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының җиденче утырышы уза

(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ», Алия Сабирова). Бүген дүртенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының җиденче утырышы уза.
Утырышта ТР Президенты Минтимер Шәймиев һәм ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, шулай ук республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнаша.
Утырышның башында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин барлык җанатарларны һәм “Рубин” футбол клубының президенты Александр Гусевны футбол буенча Россия чемпионатында җиңү белән котлады.
Сүз уңаеннан, чемпион кубогы ТР Дәүләт Советы фойесында куелган. Шулай ук Фәрит Мөхәммәтшин үз тарихында беренче тапкыр Россия Кубогына ия булган туплы хоккей буенча “Динамо-Казан” командасын да котлады.


news_right_1
news_right_2
news_bot