news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Фәрит Мөхәммәтшин Россия закон чыгаручылары ассамблеясе утырышында катнаша

Утырышта РФ Дәүләт Думасының язгы сессиясендә федерация субъектларының закон инициативаларын карауның торышы һәм уртак бурычлар турында фикер алышу булачак

(Казан, 24 февраль, “Татар-информ”). Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин РФ ФҖ Дәүләт Думасы карамагындагы Россия закон чыгаручылары ассамблеясе утырышында катнаша.
Татарстан парламенты матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, утырышта РФ Дәүләт Думасының язгы сессиясендә федерация субъектларының закон инициативаларын карауның торышы һәм уртак бурычлар турында фикер алышу булачак. Утырыш Россия парламентының түбәнге палатасы башлыгы Борис Грызлов катнашында уза.
РФ ФҖ Дәүләт Думасы карамагындагы Россия закон чыгаручылары ассамблеясе озак вакытка исәпләнгән дәүләт сәясәтенең хокукый базасын формалаштыру кысаларында федераль һәм төбәк парламентарийларының уртак эшчәнлеген көчәйтү максатында оештырылды.Ассамблея шулай ук парламентара киңәш органы буларак карала. Ул төбәкләрдән закон инициативалары килүгә этәргеч булырга тиеш.

news_right_1
news_right_2
news_bot