news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин Россия субъектларындагы коллегалары медиарейтингында беренче урында

“Медиалогия” компаниясе август медиарейтингын бастырган.

 (Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Россия субъектларындагы закон чыгару органнары башлыкларының август медиарейтингында беренче урын алган. Әлеге рейтингны “Медиалогия” компаниясе бастырган, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте.

Искәртеп үтик: августта Фәрит Мөхәммәтшин Россиянең 60 төбәгеннән һәм 30 чит илдән килгән 900 егет һәм кыз катнашындагы VII Бөтенроссия татар яшьләре форумын ачты. Анда сәламләү чыгышында ул форумның татар халкының милли телен, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклауда әһәмиятле булуына игътибарны юнәлткән иде. Татарстан парламенты башлыгы шулай ук Казанда “Аккош күле” урманлыгында уңайлыклар булдыру эшләрен башлау һәм башка чараларда катнашты.

Рейтинг “Медиалогия” системасының ММЧ базасы нигезендә төзелгән. Ул базага 32 меңнән артык чыганак тупланган: ТВ, радио, газеталар, журналлар, мәгълүмат агентлыклары, интернет-ММЧ. Медиарейтингта мәгълүмат чыганагының йогынтылылыгы, хәбәрдә объектны телгә алу характеры (уңай, тискәре, нейтраль), хәбәрдә объектның роле (төп, эпизодик), персонаның туры яки кыек сөйләме булу-булмавы исәпкә алына.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100