news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин Россия Президентын сайлауда катнашты

Халык бу эшкә җаваплы карый, катнашу күрсәткече югары булыр, дип әйтте Парламент Рәисе.

Фәрит Мөхәммәтшин Россия Президентын сайлауда катнашты
архив/Рамиль Гали

(Казан, 18 март, “Татар-информ”, Надежда Гордеева). Татарстан дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Россия Президентын сайлауда катнашты. Казанда Вахитов районында 116 нчы лицей базасындагы 43 нче номерлы сайлау участогында Парламент башлыгы һәм аның хатыны тавыш бирде.

Фәрит Мөхәммәтшин журналистлар белән аралашты. “Халык бу эшкә республикада һәм Россиядәге вакыйгаларга, илебезгә читтән ясалган йогынтылар белән бәйләп, карыйдыр. Битараф калучылар булмас, дип ышанам. Бирегә килгәндә, барлык 2817 сайлау участогында тавыш бирүчеләр булуын хәбәр иттеләр. Сайлаучылар барысы 2,9 млн кеше”, - диде Парламент Рәисе.

Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә, сайлауга килүчеләр саны югары булачак. “Закон буенча, иртәнге сигездә барлык сайлау участоклары да эшен башлады. Халык бу эшкә җаваплы карый, сайлаучылар күрсәткече югары булыр”, - дип әйтте ул.

“Татар-информ” хәбәрчесенә 43 нче номерлы сайлау участогы комиссиясе рәисе Гөлсирень Мөхәммәтҗанова әйткәнчә, бу участокка 2313 кеше беркетелгән. Әлеге вакытта биредә сигезгә якын җәмәгать күзәтүчесе эшли.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100