news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин “Россия милләте” ордены белән бүләкләнгән

Гомуммилләт иҗтимагый бүләге 2008 елда гамәлгә куелган

  (Казан, 22 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген Мәскәүдә РФ ФҖ Федерация Советы Рәисенең беренче урынбасары Александр Торшин ТР Дәүләт Советы Рәисенә Гомумроссия иҗтимагый берләшмәсе берлеге гамәлгә куйган “Россия милләте” ("Российская нация") орденын тапшырды.

Гомуммилләт иҗтимагый бүләге 2008 елда гамәлгә куелган. Орден белән Россия милләте һәм дәүләте алдындагы казанышлары, милли бергәлекне, Россия дәүләтен ныгытуга, гражданлык җәмгыятен, социаль-иктисадый үсешен, этникара килешүне һәм конфессияара диалогны тәэмин итүдә, ксенофобияне һәм экстремизмны кисәтүдә өлеш керткән һәм башка хезмәтләр өчен Россия Федерациясе гражданнары, субъектлар һәм муниципаль берәмлекләр, учреждение һәм оешмалар бүләкләнә.

“Россия милләте” орденын гамәлгә куйган Гомумроссия берлеге башында танылган сәясәтчеләр һәм җәмәгать эшлеклеләре тора, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән үзара эшчәнлек бүлеге.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100