news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин Россия һәм Белоруссия төбәкләренең VI форумында катнашачак

Парламент башлыгы Татарстанның Белоруссия партнерлары белән эшчәнлеге тәҗрибәсен тәкъдим итәчәк.

Фәрит Мөхәммәтшин Россия һәм Белоруссия төбәкләренең VI форумында катнашачак
архив tatarstan.ru

(Казан, 17 июль, “Татар-информ”). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Санкт-Петербургта Россия һәм Белоруссия төбәкләренең VI форумында катнашачак. Чара 17-18 июльдә Санкт-Петербургта узачак. Бу хакта “Татар-информ”га республика парламентының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Фәрит Мөхәммәтшин “Союз дәүләтен ныгыту коралы буларак, Белоруссия һәм Россия район-шәһәрләре, төбәкләре арасында хезмәттәшлекне үстерү” секциясендә чыгыш ясарга планлаштыра. “Ул Белорусссия партнерлары белән фәнни-техник, мәгариф һәм мәдәни-гуманитар хезмәттәшлекне ныгыту буенча Татарстан тәҗрибәсен тәкъдим итәчәк”, - диделәр матбугат хезмәтендә.

Икенче көнне Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко һәм Белоруссиянең Милли Җыен Республика Советы Рәисе Михаил Мясниковичның Россия субъектлары һәм Белоруссия төбәкләре хакимияте җитәкчеләре белән очрашуы планлаштырылган. Әлеге очрашуда Татарстан Парламенты башлыгы да катнашачак.

Моннан тыш, форум вакытында Фәрит Мөхәммәтшин Минск өлкәсе делегациясе белән дә очрашыр дип көтелә. Алар алга таба хезмәттәшлек турында фикерләшәчәк.

Белоруссия Татарстанның төп тышкы сәүдә партнерлары бишлегенә керә. Соңгы елларда төбәкләр арасындагы товар әйләнеше 1 млрд доллардан арткан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100