news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин: Россия Конституциясендә үзгәрешне субъектлар белән килештерү кирәк

Россия Конституциясенә үзгәрешләр төгәлләштерүне һәм детальләштерүне таләп итә торган сораулар буенча булырга мөмкин, тик алар беренче маддәгә кагылырга тиеш түгел, дип саный парламент башлыгы.

Фәрит Мөхәммәтшин: Россия Конституциясендә үзгәрешне субъектлар белән килештерү кирәк

(Казан, 23 декабрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Россия Конституциясенең теләсә нинди үзгәрешләрен федерация субъектлары белән килештерергә кирәк. Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе һәм «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин журналистлар белән очрашуда әнә шундый фикер белдерде.

«Башкача була алмый. РФ Конституциясе бөтенхалык тарафыннан абсолют күпчелек белән кабул ителде. Һәм без бу Конституция буенча алга барабыз һәм яшибез. Ул күп кенә территориаль һәм төбәк мәсьәләләрен хәл итәргә мөмкинлек бирә. Әгәр нинди дә булса үзгәрешләр булган очракта да, ким дигәндә, РФ субъектлары һәм аларның закон чыгару органнарының консенсуслы карары булырга тиеш», - диде парламент башлыгы.

Фәрит Мөхәммәтшин белдергәнчә, Россия Конституциясе «бик авыр вакыт сынауларын узды» һәм 26 ел эшләү дәверендә ул үзенең яшәү сәләтен күрсәтте.

«Бик авыр күчеш чорында кабул ителгән Конституциягә бөтенләй кагылып булмый дип әйтү дөрес булмас, мөгаен. Әмма, РФ Конституциясенең беренче маддәсенә үзгәрешләр кертмичә, ачыклык һәм детальләштерүне таләп иткән мәсьәләләр буенча гына төгәл якын килү зарур», – дип өстәде ул.

Дәүләт Советы Рәисе, Россия Конституциясенең беренче маддәсе «референдум юлы, илебездә яшәүче халыкның үз ихтыярын белдерү юлы белән» кабул ителде, дип ачыклык кертте. «Ә бу - иң көчле хакимият», - дип билгеләп үтте ул. Шул ук вакытта, Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә, РФ Конституциясен ниндидер бер төркем кешеләр өчен, кемнеңдер мәнфәгатьләрен күздә тотып төзү – бу инде дәүләтнеке булмаган алым.

Россия Президенты Владимир Путин РФ Конституциясенә Президент срокларына кагылышлы үзгәрешләр кертү мөмкинлеге турында белдерде.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100