news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Фәрит Мөхәммәтшин Россия Конституциясен үзгәртү буенча эшче төркем составына керде

Россия Президенты Конституциягә кертергә тәкъдим ителгән барлык төзәтмәләр буенча референдум үткәрергә кирәклеген белдерде.

Фәрит Мөхәммәтшин Россия Конституциясен үзгәртү буенча эшче төркем составына керде
архив

(Казан, 16 гыйнвар, «Татар-информ»). ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин РФ Конституциясен үзгәртү буенча эшче төркем составына керде, дип хәбәр ителә Мәскәү Кремле сайтында.

«Россия Федерациясе Конституциясенә үзгәрешләр кертү турында тәкъдимнәр әзерләү буенча эшче төркем составын расларга» — диелә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин кул куйган боерык текстында.

Элегрәк РФ Федераль Җыенына юллама кысаларында Россия Президенты Владимир Путин Конституциягә кертергә тәкъдим ителгән барлык төзәтмәләр буенча референдум үткәрергә кирәклеге турында белдерде.

Шулай ук Владимир Путин ил Конституциясендә РФ Дәүләт Советының статусын һәм ролен беркетергә тәкъдим итте. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, РФ Дәүләт Советы статусын Россия Конституциясендә беркетү — законлы карар, чөнки бу структура үзенең нәтиҗәлелеген исбатлады.

news_right_1
news_right_2
news_bot