news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин Россия халыклары Ассамблеясе башлыгын Татарстанга чакырды

ТР Дәүләт Советы Рәисе Светлана Смирновага республикада халыклар бердәмлеген саклау буенча эшнең ничек җайга салынуы белән җентекләп танышырга тәкъдим итте.

Фәрит Мөхәммәтшин Россия халыклары Ассамблеясе башлыгын Татарстанга чакырды
ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте

(Казан, 10 март, «Татар-информ»). ТР Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин Россия халыклары ассамблеясы башлыгы Светлана Смирнованы Татарстанга чакырды. Бу хакта республика парламенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Фәрит Мөхәммәтшин Светлана Смирнованы Татарстанга чакырды һәм республикада халыклар бердәмлеген саклау, милләтара тынычлыкны һәм конфессияара татулыкны ныгыту буенча эшнең ничек баруы белән җентекләп танышырга чакырды», — диделәр матбугат хезмәтендә.

Парламент башлыгы Мәскәүдә Россия халыклары ассамблеясы Советы рәисе Светлана Смирнова белән очрашты, анда милли сәясәтне гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100