news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин: "Россия флагы көне – үзен илебезнең патриоты дип санаучы һәрбер кеше өчен бәйрәм"

ТР Дәүләт Советы Рәисе татарстанлыларны Россия Федерациясе дәүләт флагы көне белән котлады

(Казан, 22 август, «Татар-информ»).  ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин татарстанлыларны Россия Федерациясе дәүләт флагы көне белән котлады.

"Хөрмәтле ватандашлар! Бүген күп милләтле илебез халкы Россия Федерациясенең Дәүләт флагы көнен билгеләп үтә. Герб һәм Гимн белән беррәттән, тынычлыкка омтылу һәм патриотизм, илебезгә булган ышаныч һәм иминлекне чагылдыручы аклы-зәңгәрле-кызыллы флаг Ватаныбызның мөһим дәүләт символы булып тора.  Соңгы дистә елларда әлеге атрибут сәяси тормышта һәм халык аңында аерылгысыз компонент, горурлык билгесе һәм милли-дәүләти бердәйлегебез символына әверелде. Ул милли мәнфәгатьләрне яклауга һәм илнең дәүләтчелеген ныгытуга омтылуда, буыннар алмашын саклауда Россия Федерациясе гражданнарын берләштерә, илебезнең социаль-икътисади һәм спорт казанышларын бергә туплый, хезмәт батырлыкларын һәм фәндәге яңа ачышларны дөньяга таныта. 

Хөрмәтле татарстанлылар! Җәмгыятьтә милләтара дуслыкны һәм конфессияара татулыкны ныгыту, уртак иҗади хезмәтләребезне, күп гасырлык гореф-гадәтләребезне һәм йолаларыбызны саклап калу теләге – болар барысы да Россия дәүләтенең куәтен һәм бердәмлеген арттыра. Россия флагы көне – үзен илебезнең патриоты һәм чын гражданы итеп хис итүче, аны көчле һәм алга баручы ил итеп күрергә теләүче һәрбер кеше өчен бәйрәм.  Хәзерге гади булмаган тарихи шартларда без аяусыз хезмәтләре белән Ватаныбызны төзегән һәм аның данын еракларга тараткан ата-бабаларыбызга лаеклы булырга тиеш. Россияне яңарту һәм үстерү юнәлешендә алга таба зур эшләр көтелә. Безнең бурыч – илнең лидерлык куәтен ныгыту. Дәүләтебезнең төп символлары – Флаг, Герб һәм Гимн – һәр россияле йөрәгендә туган иленә хөрмәт һәм горурлык хисе тәрбияләсен. Ватаныбызның иксез-чиксез киңлекләрендә Дәүләт флагы астында Азатлык, Тынычлык, Изгелек һәм Гаделлек хөкем сөрсен. Россия дәүләтенең куәте ныгысын! 

Сезгә һәм якыннарыгызга исәнлек-саулык, тынычлык һәм бәхет телим! Бәйрәм белән!" - диелгән ТР Дәүләт Советы Рәисе тәбрикнамәсендә.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100