news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин Россия Федерациясе Конституциясе көне уңаеннан котлау белән мөрәҗәгать итә

Безнең төп максатыбыз – Россия Федерациясенең, көчле һәм бай дәүләт булып, ышанычлы һәм ныклы адымнар белән алга баруы, туган республикабызның һәрьяклап даими үсеше, диелә тәбрикләүдә

(Казан, 12 декабрь, “Татар-информ”). Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Россия Федерациясе Конституциясе көне уңаеннан котлавын җиткерә.
Хөрмәтле татарстанлылар! Сезне чын күңелдән Россия Федерациясе Конституциясе көне белән котлыйм.
1993 елның 12 декабрендә бөтен халык тавышы белән Россия дәүләтенең Төп Законын кабул иткәннән соң егерме елга якын вакыт үтте. Ул күпмилләтле илебезнең сәяси, икътисадый һәм хокукый системалары нигезләрен ныгытты, социаль дәүләт кору, хокукның югары дәрәҗәсенә, суд хакимиятенең бәйсезлегенә ирешү, реаль федерализм һәм камил җирле үзидарә төзү юнәлешендә озак вакытка үсеш өстенлекләрен билгеләде. Бу вакыйга күпмилләтле Россияне ныгытуда һәм берләштерүдә, җәмгыятьтә гражданлык татулыгы һәм дуслыгы тантана итүдә мөһим этап булды.
Узган еллар безгә Россия Конституциясендә игълан ителгән идеалларны һәм кыйммәтләрне, максатларны һәм механизмнарны горурлык белән танырга җирлек бирә, аларга ирешү вакыт сынавын узды, үзенең дөреслеген, какшамаслыгын раслады. Россия Федерациясенең Төп Законындагы мөһим идея дәүләтнең җәмгыятькә һәм кешеләргә хезмәт итүеннән гыйбарәт. Тагын шунысы да мәгълүм, дәүләт дигәндә - без үзебезне күз алдында тотабыз, чөнки һәр россияле туган илебезнең тотрыклы үсешенә карата шәхсән җаваплылык тоярга, конституциячел нормаларны, юридик тигезлек принципларын, Ватаныбызның бүгенгесен һәм киләчәген кайгырту мәсьәләләрен эзлекле үтәргә тиеш.
Татарстан халкы бөтен илебез өчен уртак булган уй-теләкләр белән яши. Безнең төп максатыбыз – Россия Федерациясенең, көчле һәм бай дәүләт булып, ышанычлы һәм ныклы адымнар белән алга баруы, туган республикабызның һәрьяклап даими үсеше. Куелган максатларга ирешү һәркайсыбызның уңышына бәйле. Без Конституция буенча яшәргә һәм аның хокукый нормаларын хөрмәт итәргә тиеш. Законнарны белү, аларны бозмыйча үтәү һәм куллану – граждан җәмгыяте үсеш алган демократик дәүләтнең яшәү таләбе, һәр Татарстан кешесенең тормыш һәм көнкүрешен яхшырту өчен куәт чыганагы.
Кадерле ватандашлар! Бүгенге истәлекле көндә сезгә хезмәтегездә яңа казанышлар, нык сәламәтлек, гаилә иминлеге һәм киләчәккә ышаныч телим!
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100