news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин Россия Федерациясе Конституциясе көне уңаеннан котлады

“Узган еллар илебезнең Төп законы өчен дәүләт һәм җәмгыять корылышының анда беркетелгән төп принципларының ышанычлылыгына зур сынау булды”, - диелә котлауда

(Казан, 11 декабрь, “Татар-информ”). Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшин Россия Федерациясе Конституциясе көне уңаеннан котлау белән чыкты.

“Хөрмәтле татарстанлылар! 12 декабрьдә Россия Федерациясе Конституциясе кабул ителүгә 16 ел була. Узган еллар илебезнең Төп законы өчен дәүләт һәм җәмгыять корылышының анда беркетелгән төп принципларының ышанычлылыгына һәм ныклыгына зур сынау булды. Конституциядә игълан ителгән максатларның, кыйммәтләрнең һәм аларга ирешү юлларының дөреслеге вакыт белән расланды, алар татулык һәм тынычлыкның мөһим нигезенә әверелде.
Россия Федерациясендә бара торган үзгәрешләрне төрлечә бәяләргә мөмкин. Ләкин шунысы көн кебек ачык: кризис галәмәтләренә һәм чагылышларына карамастан, илебездә мөһим дәүләт программаларын, инновацион зур проектларны гамәлгә ашыру дәвам итә. Россиялеләрнең тормыш сыйфатын яхшырту өчен күп эшләнә. Ләкин кризис кабатланмасын өчен, Россия Федерациясе Президенты Д.А.Медведев Федераль Җыенга үзенең Юлламасында гадел итеп билгеләп үткәнчә, демократия кыйммәтләренә һәм институтларына нигезләнгән күпкырлы яңарыш, акыллы икътисад, халыкка файдалы яңалыклар һәм технологияләр кирәк.
Күп эш эшләнгән, ләкин алда эшлиселәре тагын да күбрәк. Илебезне бөек һәм мәгърүр итеп чын күңелдән күрергә теләвебез бу максатларның тормышка ашуына ышаныч бирә. Иң мөһиме: ил өчен уртак уй-фикерләр белән яшәргә кирәк, дип саный татарстанлылар. Бергә без күп эшләрне булдырабыз. Бу дөрестән дә шулай. Бер агачтан урман булмый, йөз агач булса да, ул әле урман түгел. Күпмилләтле йортыбыз – Россия Федерациясенең – көче һәм абруе һәр төбәкнең хезмәтеннән һәм уңышларыннан туплана.
Хөрмәтле татарстанлылар! Барыбызга да Ватан хакына игелекле хезмәттә яңа казанышлар, исәнлек-саулык, гаилә иминлеге телим. Кылган гамәлләребезгә шатланып, киләчәккә ныклы ышаныч белән яшик!
Бәйрәм белән, кадерле дуслар! Россия Федерациясе Конституциясе көне белән!” – диелә котлауда.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100