Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
ФӘРИТ МӨХӘММӘТШИН РОССИЯ ФЕДЕРАЦИЯСЕ ДӘҮЛӘТ ФЛАГЫ КӨНЕ БЕЛӘН КОТЛАДЫ
ФӘРИТ МӨХӘММӘТШИН РОССИЯ ФЕДЕРАЦИЯСЕ ДӘҮЛӘТ ФЛАГЫ КӨНЕ БЕЛӘН КОТЛАДЫ
(Казан, 22 август, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне уңаеннан республика халкына котлау телеграммасы юллады.
«Хөрмәтле татарстанлылар!
22 августта безнең илебез иң әһәмиятле гомуммилләт бәйрәмнәренең берсе булган Россия Федерациясе Дәүләт флагы көнен билгеләп үтә.
Бердәм, бәйсез, көчле Россияне аның символларының берсе булган дәүләт флагыннан башка күз алдына китерергә мөмкин түгел. Ул бөтен милләтләрнең һәм Россия Федерациясе халыкларының рухи бердәмлеген гәүдәләндерә, безнең Ватаныбызның бөеклеген һәм куәтен чагылдыра.
Тарихта һәрвакыт ирек, кыюлык, намуслылыкны символлаштырган өч төстәге Россия флагы астында без демократик федератив дәүләт төзибез, аның динамикада икътисадый һәм социаль үсеше өчен кирәкле шартлар формалаштырабыз.
Яңа “Россия Федерациясе дәүләт хакимияте органнары һәм Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары арасында хакимият вәкаләтләре чикләрен билгеләү һәм үзара эш бүлешү турында” Шартнамәгә кул кую безнең республикада алга бару процессын активлаштыру өчен өстәмә мөмкинлекләр ача.
Россия дәүләтчелегенең нигезләрен ныгытуга, безнең гражданнарның тормыш дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдерелгән курсның дәвам итүе шушы елның декабрендә Россия Федерациясе Дәүләт Думасына булачак сайлауларда сайлаучыларның ихтыяры белән расланыр дип ышанам.
Республика халкын чын йөрәктән бәйрәм белән котлыйм, нык сәламәтлек, бәхет, мул тормыш, безнең Ватаныбыз - Россия һәм Татарстанның якты киләчәге өчен хезмәттә чиксез көч, куәт һәм уңышлар телим»,- диелә котлауда.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз