Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Фәрит Мөхәммәтшин Россия Дәүләт Думасының ике комитеты җитәкчесе белән сөйләште
Парламентарийлар Россия Президенты каршындагы Гражданлык законнарын кодлаштыру һәм камилләштерү советының күчмә утырышында катнашу өчен Казанга килде.
(Казан, 6 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Россия Дәүләт Думасының Дәүләт корылышы һәм законнар комитеты рәисе Павел Крашенинников һәм Думаның торак сәясәте һәм торак-коммуналь хуҗалык комитеты башлыгы Галина Хованская белән очрашты. Аларга Татарстанның закон чыгару инициативаларын хуплаулары өчен рәхмәт әйтте. Бу хакта республика парламентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Сез җитәкләгән комитетлар белән иң яхшы эшлекле мөнәсәбәтләр урнашты. Федераль парламент депутатларының безнең закон чыгару инициативаларын хуплавын тою бик мөһим. Уртак эшебез төбәк һәм федераль законнарны камилләштерүгә хезмәт итә», — диде Фәрит Мөхәммәтшин.
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе кунакларга Татарстан парламентының Идел буе округы төбәкләренең закон чыгару органнары белән хезмәттәшлеге һәм закон чыгаручылар парламент утырышларында күтәргән актуаль мәсьәләләр турында сөйләде.
Россия Дәүләт Думасы вәкилләре РФ Президенты каршындагы гражданлык законнарын кодлаштыру һәм камилләштерү советының күчмә утырышында катнашу өчен Казанга килде. Совет составы Владимир Путин указы белән билгеләнгән.
Павел Крашенинников Татарстан Дәүләт Советы Рәисе белән әңгәмәдә республика җитәкчелегенә Татарстанда утырышны уздыру мөмкинлеге өчен рәхмәт әйтте. Шулай ук Россия Дәүләт Думасы комитетларының республика парламенты белән хезмәттәшлеге дәвам итәчәк һәм көтелгән нәтиҗәләр бирәчәк, диде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз