news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Фәрит Мөхәммәтшин Россельхознадзор җитәкчесе Сергей Данкверт белән очрашты

Сергей Данкверт Татарстан парламенты башлыгына тармакка игътибар һәм төрле яклы ярдәм өчен рәхмәт белдерде

(Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ»). Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Ветеринар һәм фитосанитар күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе Сергей Данкверт белән очрашты. Очрашуда Татарстанда күзәтү хезмәтенең проблемалары һәм үсеш перспективалары хакында фикер алышынды, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән үзара эшчәнлек бүлеге.

Очрашу Казан Кремлендә узды. Анда ТР Премьер-министры урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Ветеринар һәм фитосанитар күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Нурислам Хәбипов катнашты. 

Федераль ведомство башлыгы Казанга Ветеринар һәм фитосанитар күзәтчелек буенча федераль хезмәтенең  ТР буенча идарәсе һәм ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсенең йомгаклау киңәшмәсендә катнашу өчен килгән иде.

Сергей Данкверт Татарстан парламенты башлыгына тармакка игътибар һәм төрле яклы ярдәм өчен рәхмәт белдерде, федераль күзәтү органының һәрчак төбәкләр ярдәменә таянуын, үзенең барлык территориаль органнары белән тыгыз хезмәттәшлек итүен билгеләп үтте.                                                      

news_right_1
news_right_2
news_bot