news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин: Роберт Мусинның партиядә әгъзалыгын туктату соравын карарга тиешмен

«Бердәм Россия» уставы буенча, әгәр дә җинаять эше кузгалтылса, партиядә әгъзалык суд карарыннан соң юкка чыгарыла.

(Казан, 6 март, «Татар-информ», Илдар Әюпов). «Бердәм Россия» Роберт Мусинның партиядә әгъзалыгын туктатачак. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына партиянең Татарстан төбәк бүлеге рәисе Фәрит Мөхәммәтшин хәбәр итте. Карар Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе мәгълүматын өйрәнгәч кабул ителәчәк.

«Шушы көннәрдә, Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсеннән тулы мәгълүмат алгач, мин Роберт Мусинның партиядә әгъзалыгын туктату соравын карарга тиеш булачакмын. Бу, уставка яраклашып, әлеге тикшерү эше төгәлләнгәнче булачак», – диде Фәрит Мөхәммәтшин .

Төбәк бүлеге матбугат хезмәтендә хәбәр иткәнчә, партия уставы буенча, әгъза эшчәнлеге җинаять эше ачу очрагында туктатыла. Партиядә катнашуны туктату турында соңгы карар судтан соң гына кабул ителә.

Искәртеп үтәбез, Татфондбанк идарәсе рәисе 3 мартта кулга алынган һәм суд карары нигезендә 16 апрельгә кадәр сак астында калдырылган иде.

Тикшерү фаразлары буенча, 2016 елның августында “Татфондбанк хезмәткәрләре кредит алу һәм шул рәвешле акча урлау максаты белән Үзәк Банкка ялган мәгълүмат тапшырган. Алар югары ликвидлы актив, башка акционер оешмалар белән кредит килешүләре бар дип ялганлаган. Нәтиҗәдә, кредит булып бирелгән 3 миллиард сумнан артык акча  “Татфондбанк” кул астында булган оешмаларга күчерелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100