news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин: Һәркем дистанцион укый алсын өчен мөмкин булган барысын эшләрбез

Дәүләт Советы депутатларының шактые «Рәхмәт, доктор!» акциясе кысаларында бер көнлек хезмәт хакын күчергән.

(Казан, 29 апрель, «Татар-информ»). «Үз мәктәбеңә запас гаджет бир» акциясе кысаларында мәктәп укучыларына 387 гаджет тапшырылган, югары уку йортлары ректорлары 122 планшет җибәрелгән, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов аз керемле гаилә укучылары өчен 2000 ноутбук биргән. Депутатлар, мөмкинлекләреннән чыгып, авыл мәктәпләрендә укучыларны да тәэмин итте. Бу турыда Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин «Бердәм Россия» партиясе Генераль советы Президиумы утырышында әйтте. Татарстан Дәүләт Советы матбугат хезмәте шул хакта хәбрә итте.

Республика парламенты җитәкчесе билгеләп үткәнчә, бүген дистанцион режимда төрле яшьтәге берничә бала белем ала торган күп балалы гаиләләрдән мөрәҗәгатьләр шактый, бер компьютер барысына да җитми. Аз комплектлы мәктәпләрдә укучылар — шулай ук мохтаҗлар исемлегендә. «Һәркем дистанцион укый алсын өчен ничек эшләргә кирәклеге турында уйлаячакбыз», — дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин.  

Бүген Президиум утырышында Дмитрий Медведев партиядәшләрен, Дәүләт Думасы депутатларын һәм Федерация Советы әгъзаларын да кертеп, мөмкинлек табып, әгъза взносларын үз хезмәт хакы күләмендә түләргә чакырды. Бу акчаларны медицина учреждениеләренә һәм мохтаҗ булган гражданнарга, шул исәптән укучыларга, ярдәмгә җибәрәчәкләр.

Дмитрий Медведев әйтүенә караганда, бердәмроссиялеләр дәвалау учреждениеләре өчен индивидуаль яклау чараларын, дезинфекцияләүче эремәләр һәм ИВЛ аппаратларын сатып алалар, мохтаҗ гражданнар өчен азык-төлек сатып алу өчен акча бирәләр, табибларга һәм волонтерларга автомобильләр тапшыралар, балаларны дистанцион укыту өчен гаджетлар сатып алалар.

Шул ук вакытта Дмитрий Медведев айлык хезмәт хакын хәйрия фондлары файдасына күчерү һәркемнең «шәхси карары» булырга тиеш, дип басым ясады. «Мин моны сайлауларда сезгә ышаныч күрсәткән сайлаучылар алдында намус эше дип саныйм», — дип мөрәҗәгать итте ул хезмәттәшләренә.

«Хәлләр өстәмә ярдәм күрсәтүне таләп итә, шул исәптән партия кертемнәре һәм хезмәт хакы белән дә», — диде Фәрит Мөхәммәтшин. Республика парламенты башлыгы билгеләп үткәнчә, Дәүләт Советы депутатларының шактые «Рәхмәт, доктор!» акциясе кысаларында бер көнлек хезмәт хакын күчергән инде. Акциягә муниципаль депутатлар да кушылырга әзер. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100