news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Фәрит Мөхәммәтшин Ркаил Зәйдуллага Язучылар берлеге рәисе вазифасында уңышлар теләде

Бүген парламентта алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының егерменче утырышы уза.

(Казан, 18 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин депутат Ркаил Зәйдуллага Язучылар берлеге рәисе вазифасында уңышлар теләде.

«3 мартта Язучылар берлегенең унтугызычы корылтаенда ТР Дәүләт Советы депутаты, безнең коллега, Татарстанның халык шагыйре, Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, язучы, драматург, публицист, тәрҗемәче Ркаил Зәйдуллин Татарстан Язучылар берлеге рәисе итеп сайланды. Котлыйбыз, җаваплы эшендә уңышлар телибез», — диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Бүген парламентта алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының егерменче утырышы уза.

news_right_1
news_right_2
news_bot