Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Фәрит Мөхәммәтшин РИА «Новости» агентлыгына комментарий бирде
Фәрит Мөхәммәтшин РИА «Новости» агентлыгына комментарий бирде
(Казан, 26 июль, «Татар-информ», Чулпан Нәбиуллина). Бүген РФ Президенты Владимир Путин «Россия Федерациясе белән Татарстан Республикасы дәүләт идарә органнары белән вәкаләтләрне бүлешү турындагы Килешү»не имзалады. Билгеле булганча, аны РФ Дәүләт Думасы 4 июль көнне кабул иткән, Федерация Советы 11 июль көнне раслаган иде.
«Без бу вакыйганы көткән һәм әлеге Килешүнең Россия Президенты тарафыннан якын арада имзаласына ышанган идек», - диде Татарстан парламенты рәисе Фәрит Мөхәммәтшин РИА «Новости» агентлыгына биргән комментариендә. – Чөнки әлеге документ закон проекты рәвешендә Федераль Җыенга РФ Президентының үзе тарафыннан кертелгән иде»
Фәрит Мөхәммәтшин бу вакыйганың Татарстан өчен әһәмиятле вакыйга һәм Татарстан җитәкчелегенең Владимир Путинга рәхмәтле булуын ассызыклады.
«Хәзер безгә Килешүдә каралган маддәләр нормаларын тормышка ашыру буенча бик күп эшлисе була. Ул элеккегесе кебек илнең бөтенлеген саклаганда Татарстан Республикасының берләштерүче һәм үзәккә омтылучы характерын дәлилләргә тиеш», - диде Татарстан парламенты рәисе.
Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә, «Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт идарә органнары белән вәкаләтләрне бүлешү турындагы Килешү» имзалану РФ Конституциясе нормаларының тулы көченә эшли башлавы дигән сүз. Аерым алганда, Төп Законның 11 маддәсе турында сүз бара. Анда билгеләнгәнчә, федераль үзәк белән РФ субъектлары арасында мөнәсәбәтләр РФ Конституциясе базасында, федератив яки вәкаләтләрне бүлешү турындагы башка килешүләр нигезендә алып барыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз