news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Фәрит Мөхәммәтшин РФ Закон чыгаручылар советы Президиумы утырышында катнашты

Биредә әлеге органның агымдагы елда башкарган эшләренә нәтиҗәләр ясалды һәм алдагы елга планнар билгеләнде

(Казан, 18 декабрь, «Татар-информ», Алсу Гатауллина). Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Мәскәүдә РФ Федерация Советы каршындагы РФ Закон чыгаручылар советы Президиумы утырышында катнашты. Биредә әлеге органның агымдагы елда башкарган эшләренә нәтиҗәләр ясалды һәм алдагы елга планнар билгеләнде.

Утырыш башында хезмәттәшләренә мөрәҗәгать итеп, РФ Федерация Советы Рәисе Валентина билгеләп узганча, РФ Президенты юлламасын тормышка ашыру максатында махсус "юл картасы" төзелгән, шул исәптән закон белән тәэмин итү өлкәсендә дә. Беренче чиратта, икътисад, илдә эшлекле климатны һәм эшмәкәрлек активлыгын яхшырту, инвестицияләр җәлеп итү өлкәләрендә.

Закон чыгаручылар советы эшенә нәтиҗәләр ясап, Федераль Җыенның югары палатасы җитәкчесе билгеләп узганча, чит иллләрдән кертелүче товарларны алмаштыру проблемасы, рубль курсы үзгәреп тору һәм башка актуаль проблемалар барлык дәүләт хакимияте органнарын көчәйтелгән эш режимына күчәргә мәҗбүр итте. 

"Закон чыгаручылардан тиз арада җавап бирү таләп ителде, шул исәптән закон чыгаручылар советы дәрәҗәсендә дә. Апрель аендагы утырышта Кырым Республикасы һәм Севастопольның Россия Федерациясе хокукый, икътисади, социаль һәм финанс системасына интеграцияләү буенча чаралар тәэмин итү иң әһәмиятле мәсьәлә булды", - дип сөйләде Валентина Матвиенко.

Үз чиратында, РФ Дәүләт Думасы Рәисе Сергей Нарышкин билгеләп узганча, яңа ике субъект - Кырым белән Севстопольдагы хезмәттәшләре белән нәтиҗәле һәм тагыз хезмәттәшлек - федераль парламентарийлар өчен өстенлек санала.

Утырышны тәмамлап, Валентина Матвиенко билгеләп узганча, ике ел элек төзелгән РФ Федерация Советы каршындагы Закон чыгаручылар советы бөтен Россиядән фикердәш-закон чыгаручыларны тупларга мөмкинлек биргән. "Шунысы да әһәмиятле, Россия Президенты, үзенең эш графигы тыгыз булуга карамастан, ел саен Закон чыгаручылар советы белән очрашырга вакыт таба, шул рәвешле, хакимиятнең ике тармаганың да тигез булуын ассызыклый, Федераль Җыенга гына түгел, төбәк парламентларына да хөрмәтен күрсәтә", - диде Федерация Советы Рәисе.

Әйтергә кирәк, бүген иртән ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да Закон чыгаручылар советы Комиссиясенең Кырым Республикасы һәм федераль әһәмияттәге Севастополь шәһәрен Россия Федерациясе хокукый системасына интеграцияләү мәсьәләләренә багышланган утырышында катнашты, дип хәбәр итә ТР парламентының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән үзара эшчәнлек бүлеге.      

news_right_1
news_right_2
news_bot