news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин РФ Президентының РФ Федераль Җыенына Юлламасына карата фикерен белдерде

Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, РФ Президенты Юлламасында шулай ук РФ субъектлары җитәкчеләренең, алар тарафыннан куелган бурычларны чишүдә, җаваплылыгын арттыруга зур игътибар биргән

(Казан, 12 ноябрь, «Татар-информ», Римма Гатина). Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин РФ Президенты Дмитрий Медведевнең РФ Федераль Җыенына Юлламасына комментарий бирде. “РФ Президенты Дмитрий Медведев РФ Федераль Җыенына Юлламасында Россия җәмгыятен алга таба демократлаштыру буенча җитди бурыч куйды”, - дип белдерде ул.

“Бик күп россиялеләр кебек, мин дә РФ Президентының Федераль Җыенга Юлламасын игътибар белән тыңладым. Тулаем алганда, ул узган елдагы беренче Юлламадан тирәнлеге, эчтәлекле булуы һәм конкретлыгы белән аерыла”, - диде Татарстан парламенты башлыгы. Аның фикеренчә, дәүләт башлыгы Россия Хөкүмәте, төбәк, бизнес вәкилләре һәм сәясәтчеләр игътибарын “алдагы елда һәм перспективада чишәргә кирәк булган конкрет бурычларга” юнәлтте.

Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, РФ Президенты, аерым өстенлекле юнәлешләрне үз контролендә тотачагын белдереп, үзенә зур җаваплылык ала. “Миңа аның алга таба Россия җәмгыятен демократлаштыру буенча җитди бурыч куюы ошады. Ул моны дәүләтнең җәмгыять тормышында, бигрәк тә финанс-икътисад кризисы шартларында шактый югары булуы белән бәйләп аңлатты. Әмма бу вакыт – узучан һәм алга таба җәмгыятьне, сәяси системаны демократлаштыру һәм анда партияләрнең катнашуы зарур”, - диде парламент башлыгы.

Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, РФ Президенты Юлламасында шулай ук РФ субъектлары җитәкчеләренең, алар тарафыннан куелган бурычларны чишүдә, җаваплылыгын арттыруга зур игътибар биргән. Аерым алганда, Дмитрий Медведев төбәк хакимияте вәкиллекле органнарына башкарма хакимият органнарының еллык хисапларын тыңлау буенча вәкаләтләрне рәсми рәвештә ныгытырга тәкъдим итте. Моннан тыш, дәүләт башлыгы РФ субъектлары закон чыгаручыларына сайлауларда субъектлар парламентларына узмаган партияләр вәкилләреннән кергән тәкъдимнәр буенча елга бер тапкыр фикер алышу файдалы булачак дип тапкан.

“Россия Президентының бу Юлламасы вакыт буенча озаккарак сузылды. Минемчә, илдәге вәзгыять Президенттан шундый җентекле анализ һәм тәкъдимнәр таләп иткәндер. Без, гомумроссия күләмендәге дәүләт бурычларын чишүдә үзебезнең җилкәне куяр өчен, алга куелган бурычларны өйрәнәчәкбез”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100