news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин РФ Президенты каршындагы Совет Президиумы утырышында катнаша

Бүген Калинградта РФ Президенты каршындагы җирле үзидарәне үстерү Советы Президиумы утырышы уза

(Казан, 27 октябрь, "Татар-информ"). Җирле үзидарә, җәмгыять тормышында аның роле, муниципалитетларның эшчәнлеген камилләштерү темалары федераль хакимиятнең игътибар үзәгендә кала.
Бүген Калинградта ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин РФ Президенты каршындагы җирле үзидарәне үстерү Советы Президиумы утырышында катнаша. Утырыш РФ Премьер-министры Владимир Путин рәислегендә уза, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советының матбугат хезмәте.
Утырышта катнашучылар җирле үзидарә органнарының кризиска каршы чараларны гамәлгә ашыру эшчәнлеге буенча фикер алышачак. Бу мәсьәлә буенча РФ төбәк үсеше министры Виктор Басаргин, РФ икътисади үсеш министры Эльвира Нәбиуллина һәм РФ сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министры Татьяна Голикованың чыгышлары планлаштырылган.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100