news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин РФ Федераль Җыены Федерация Советы әгъзасы итеп сайланган Илдус Әхмәтҗановның тәҗрибәле кеше булуын белдерде

Бүген РФ Федераль Җыены Федерация Советы әгъзасы вәкаләтләре бишенче чакырылыш ТР парламентының беренче утырышында бирелде

(Казан, 1 октябрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Бүген бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының беренче утырышында Россия Федерациясе Федераль Җыены Федерация Советының яңа әгъзасы — ТР Дәүләт Советыннан вәкил сайланды. Аның вәкәләтләре моңарчы республиканың Чистай муниципаль берәмлеге башлыгы булып эшләгән Илдус Әхмәтҗановка бирелде.

Илдус Әхмәтҗанов сенатор тарафыннан бертавыштан диярлек сайланды: аның яклы 90 тавыш бирелде, 1 кеше тавыш бирүдән тыелды. Әлеге кандидатурага каршы депутатларның берсе дә каршы чыкмады.

Илдус Әхмәтҗанов турында үз фикерләрен журналистларга ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да җиткерде. Спикер фикеренчә, Чистай районы башлыгы буларак, Илдус Әхмәтҗанов закон чыгару эшчәнлегендә актив катнашкан. "Дәүләт Советына берничә тапкыр Чистай советыннан закон чыгару инициативалары килеп торды. Илдус Әхмәтҗанов тәҗрибәле, хуҗалык эшләре белән яхшы таныш, үз эшен белгән кеше", - дип саный парламент җитәкчесе. Аның әйтүенчә, безгә Федерация Советының Татарстаннан билгеләнгән вәкиленең хакимиятнең муниципаль органнары эшен яхшы белүе мөһим.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100