news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Фәрит Мөхәммәтшин РФ Дәүләт Думасында Татарстаннан депутатларны кискен тәнкыйтьләде

Фәрит Мөхәммәтшин РФ Дәүләт Думасында Татарстаннан депутатларны кискен тәнкыйтьләде

(Казан, 28 декабрь, «Татар–информ», Руслан Мөхәммәтшин). РФ Дәүләт Думасында Татарстаннан депутатларның субъект җитәкчеләрен сайлауда яңа тәртип шартларында төбәк парламентларын таратуның мөмкин булмавы турында ТР Президенты позициясен якламаулары партия тарафыннан катнашуны һәм анализны таләп итә, дип белдерде республика парламенты җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин ТР Дәүләт Советында журналистлар белән очрашуда.

Шул ук вакытта узып баручы елның истәлекле вакыйгасы дип Фәрит Мөхәммәтшин парламент сайлауларында «Бердәм Россия» партиясенең ышанычлы җиңүен атады.

Дәүләт Советы Рәисе субъект җитәкчесе постына кандидатлар тәкъдим итү тәртибе турында РФ Президенты Владимир Путинның соңгы Указына карата фикерләре белән уртаклашты. Указ нигезендә, Кремль администрациясенә ике кандидатны Президентның федераль округлардагы вәкаләтле вәкилләре тәкъдим итәргә тиеш. Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә, Президентның яңа Указы субъект башлыгын сайлау механизмына беркадәр альтернатива мөмкинлеген кертә.

news_right_1
news_right_2
news_bot