news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин - республиканың Балтач районында эшлекле сәфәрдә

Ул сәфәр вакытында әлеге районның Кече Лызи авылындагы мәктәпне дә караячак

(Казан, 24 ноябрь, “Татар-информ”). Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе, “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Сәяси советы секретаре Фәрит Мөхәммәтшин республиканың Балтач районына эшлекле сәфәр кыла.

ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, ул сәфәр вакытында әлеге районның Кече Лызи авылындагы мәктәпне дә караячак. Билгеле булганча, 10 ноябрьдә “Бердәм Россия “ бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Сәяси советы секретаре, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин “Бердәм Россия” партиясе Рәисе Владимир Путинның иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итте. Аңа Балтач районының Кече Лызи авылыннан килгән Илдар Солтанов та мөрәҗәгать иткән иде.

Ул шушы авылдагы урта мәктәпнең попечительләр советы рәисе булып тора. Аны 1965 елда ата-аналар булышлыгы белән төзелгән җирле мәктәпнең бүгенге көндә авария хәлендә булуы борчый. Бу уку йортына Балтач районының 8 удмурт авылыннан 150-160 бала йөреп белем ала.

Мәктәпнең яңа бинасын төзү 2014 елга гына планлаштырылган. Илдар Солтанов Фәрит Мөхәммәтшинга яңа төзелешне тизләтү гозере белән мөрәҗәгать иткән иде. Чөнки 2014 елга кадәр мәктәп чыдамаячак. “Ярдәм итәргә тырышырбыз”, - диде ул вакытта парламент башлыгы. Һәм Кече Лызи авылындагы мәктәпнең торышын барып карарга, белем бирү учреждениесенең проекты белән җентекләп танышырга теләк белдерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100