news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин республиканың 13 җәмәгать хөкемдарына таныклык тапшырды

Аларның тугызы беренче тапкыр, дүртесе яңадан сайланган.

(Казан, 11 гыйнвар, “Татар-информ”, Надежда Гордеева). Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җәмәгать хөкемдарларын закон нигезендә гадел карарлар кабул итәргә чакырды. Ул бу сүзләрне республика парламенты бинасында Татарстан җәмәгать хөкемдарларына таныклык тапшырганда җиткерде.

“Без сезгә закон нигезендә гадел карарлар кабул итүегезне телибез”, - дип билгеләп үтте Мөхәммәтшин.

Бүген республиканың 13 җәмәгать хөкемдары таныклык алды. Аларның тугызы беренче тапкыр, дүртесе яңадан сайланган.

Мөхәммәтшин сүзләренчә, җәмәгать хөкемдары эше бик зур әхлакый һәм психологик йөкләмә белән бәйле. “Бирегә хезмәткәрләр сайлау катгый, сезгә генә түгел, сезнең якыннарыгызга да таләпләр зурдан”, - дип искәртте ул.

Татарстан Югары суд рәисе Илгиз Гыйләҗев фикеренчә, җәмәгать хөкемдарлары намуслы, гадел, принципиаль, алга омтылышлы, объектив, шәфкатьле, эмоциональ тотнаклы, эш сөючән, сабыр, сатылмый торган булырга тиеш.

Соңгы елларда җәмәгать хөкемдарлары тарафыннан 6896 җинаять эше, 243 меңнән артык гражданлык һәм административ эшләр, шулай ук 141,3 меңләп административ хокук бозулар турындагы эшләр каралган.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100