news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин: Республикага көтелмәгәндә зур кайгы килде

Дәүләт Советы рәисе Айрат Хәйруллинны соңгы юлга озату чарасында катнашты.

Фәрит Мөхәммәтшин: Республикага көтелмәгәндә зур кайгы килде
Салават Камалетдинов

(Казан, 8 февраль, «Татар-информ», Рәмис Латыйпов). Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллинның үлемен барлык республика өчен бик зур югалту дип атады. Кичә авиаһәлакәттә фаҗигале вафат булган Айрат Хәйруллин белән хушлашу мәрасиме татар филармониясендә бара.

«Республика көтелмәгәндә зур кайгы килде. Без бүген дустыбыз белән хушлашабыз», — диде Дәүләт Советы рәисе.

Мөхәммәтшин Хәйруллинның бөтен республика белүен искәртеп үтте һәм казанышларын искә төшерде. Хәйруллинның ватанын яратуын, 4 чакырылыш депутат буларак авыл хуҗалыгы яклавын, аграр өлкәдә зур белгеч булуын, тормыш сыйфатын яхшырту өлкәсендә күп тырышлык куюын, хәйрияче буларак зур ярдәм күрсәтүен әйтте.

«Кеше китте. Без аның истәлеге алдында башыбызны иябез. Ул бик энергияле, үзмаксат, позитив кеше иде. Дөрес карарлар кабул итте. Соңгы мизгелләренә кадәр компьютерда эшләгән һәм шул чагында гомере өзелгән», — диде ул.

Андый кешеләр белән эпоха китә, диләр, диде Мөхәммәтшин. «Айрат Нәҗипович кыска, әмма якты гомер кичерде. Кешене аны искә алган чагында хәтерлиләр. Сезнең хакта хәтер мәңге сакланыр. Тыныч йоклагыз, Айрат Нәҗипович. Урыныгыз оҗмахта булсын», — диде ул.



Галерея: Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин белән хушлашу
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100