Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Фәрит Мөхәммәтшин республика парламентарийларына депутат таныклыкларын тапшырды
Татарстан паралменты Рәисе депутатлар корпусының актив эше башлануын билгеләп үтте
(Казан, 9 октябрь, «Татар-информ»). Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, тантаналы шартларда, республика парламентының халык ышанычлыларына депутат таныклыклары тапшырды. Бу хакта ТР Дәүләт Советының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән үзара эшчәнлек бүлеге хәбәр итә.
Депутат таныклыгы - сайлаучылар алдында бик зур җаваплылык, дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин. Ул билгеләп үткәнчә, депутатлар корпусының актив эше башланган инде. Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына Юлламасын игълан итте. "Бу - дәүләт хакимиятенең барлык органнары таяна торган төп документ", - диде Мөхәммәтшин.
Тиздән бюджет процессы башлана. "Быел республика бюджеты бик киеренке, зур дефицит белән, - диде Дәүләт Советы Рәисе, - кертелгән санкцияләр вазгыятьне катлауландыра". Әмма уңай мизгелләр дә бар. Бәлки федераль үзәк белән бергә илнең авыл хуҗалыгына ярдәм итү өчен күбрәк акча биреп булыр, дип өмет баглады Мөхәммәтшин.
ТР Дәүләт Советы Рәисе, авылны үстерүгә зур игътибар бирергә кирәк, дигән фикердә. "Бер яктан, бу - азык-төлек куркынычсызлыгы проблемаларын хәл итү, икенче яктан, - авыл тормышын, уникаль мәдәни һәм рухи гореф-гадәтләрне саклап калу", - дип ассызыклады парламент башлыгы.
Фәрит Мөхәммәтшин депутатларын республиканың югары закон чыгару органына сайлану белән тагын бер тапкыр котлады, уңышлар һәм сәламәтлек теләде.
Фотосурәт gossov.tatarstan.ru сайтыннан алынды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз