news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин республика ММЧ җитәкчеләре белән очрашты

Ул республика журналистларының 2015 ел сайлау алды кампаниясендәге эшчәнлеге өчен рәхмәтен белдерде

 (Казан, 30 сентябрь, “Татар-информ”). ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бүген Татарстан ММЧ җитәкчеләре белән очрашты. Очрашу барышында ул республика журналистларының 2015 ел сайлау алды кампаниясендәге эшчәнлеге өчен рәхмәтен белдерде. Парламент җитәкчесе социаль мәсьәләләрне, икътисад, сәясәт, партия корылышы, закон чыгару өлкәләренә кагылышлыларны кузгатты.

Чарада ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, республика Журналистлар берлеге җитәкчесе Римма Ратникова, Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айрат Зарипов та катнашты.

Очрашу башында Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанда сайлауларның күп еллар дәвамында уңышлы уздырылуын һәм бу бик күп факторларга бәйле булуын ассызыклады. Беренче чиратта, ММЧның һәр кандидатның эшчәнлеге хакында мәгълүмат бирергә әзер булуына бәйле. Шул рәвешле, көн саен сайлауларга әзерлек хакында мәгълүматлар җиткереп торучы республиканың әйдәп баручы ММЧ пулы булдырылды. Редакцияләр “Яндекс-хәбәрләр” дә теркәлү узды, бу исә хәбәрләрне федераль дәрәҗәдә җиткерергә мөмкинлек бирде. Мәгълүмати яктыртуда ММЧ сайтлары һәм социаль челтәрләрдәге битләре файдаланылды.

Мәгълүматлар “Татмедиа” АҖның 89 газета һәм журналында басылды, аларның гомуми тиражы 377,5 мең данәне тәшкил итә. Мәгълүматлар шулай ук АҖ редакцияләренең 96 сайтында урын алды, корпоратив 40 ММЧда актив эш алып барылды. Аларның гомуми тиражы 127 меңгә җитте.

ТР Дәүләт Советы Рәисе ТР Үзәк сайлау комиссиясенең бердәм мәгълүмат үзәге эшчәнлеген дә югары бәяләде. Анда 13 сентябрьдә уздырылган сайлаулар нәтиҗәләре оператив рәвештә бирелеп барылды.

Фәрит Мөхәммәтшин, республикада 30дан артык максатчан программаларның гамәлдә булуы нәтиҗәсендә, яшәү сыйфатының югары булуына игътибарны юнәлтте. Күп карарларның сайлаучылар белән булган очрашулардан соң кабул ителүен дә искәртте. Аның сүзләренчә, җәмәгатьчелек белән эшләүнең нәкъ менә шул формасы нәтиҗә бирә, диелә ТР парламентының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән үзара эшчәнлек бүлеге хәбәрендә.

Фотосурәт http://www.gossov.tatarstan.ru сайтыннан алынды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100