news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин район-шәһәр депутатлары эшен яктыртуда активлыкка өндәде

Дәүләт Советы гына түгел, район-шәһәр советларына, хакимиятнең вәкиллекле органнарына да игътибар юнәлтергә кирәк, - диде Парламент Рәисе.

(Казан, 13 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан район-шәһәрләре җирле үзидарәләрендә аеруча талантлы депутатларны күрсәтү кирәк. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бүген, Россия Матбугаты көне уңаеннан, республика, федераль массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре һәм журналистлары белән очрашуда шул хакта әйтте.

«Дәүләт Советы гына түгел, район-шәһәр советларына, хакимиятнең вәкиллекле органнарына да игътибар юнәлтергә кирәк. Көн тәртибенә нинди мәсьәләләр чыгаралар, ни дәрәҗәдә нәтиҗәле карарлар кабул итәләр. Сездән башка моны беркем дә сөйләмәячәк. Башкалада гына утырып, моны язып булмый. Бәлки, командировка чыгымнарын арттырыргадыр, сәфәрләр оештырыргадыр», — диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Ул район-шәһәрләрдә җәмгыять сулышын тоярга ярдәм итүче язмалар кирәклегенә ишарәләде. Парламент рәисе быел авыл, шәһәр җирлекләрендә муниципаль депутатларны, ТР Президентын сайлау көтелгәнен әйтте. «Мәйдан сәяси көрәш белән тулы булачак. Бүгеннән үк журналистлар сайлау кампаниясен яктырта башлавын сорар идем», — диде.

Аның сүзләренчә, журналистлар ярдәме белән җәмгыять үз районына, республикага файда китерердәй кешеләрне әкренләп сайлый башлый. Фәрит Мөхәммәтшин район-шәһәр ММЧлары белән тыгыз эшләргә, аларны тигез күреп, коллегалар дип исәпләргә киңәш итте. «Алар ярдәме белән җирлекләрдә күренекле кешеләрне күрсәтергә кирәк. Бәлки, кемдер депутат эшендә үзен беренче тапкыр сыныйдыр», — диде.

Фәрит Мөхәммәтшин ТАССРның 100 еллыгына эләккән журналистларга эш өчен мәгълүмат күп булуын билгеләп үтте. «Сезгә, журналистларга, тирән процессларны, үзгәрешләрне өйрәнеп, бай материаллар эшләргә була», — диде. Шулай ук, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы, халык санын исәпкә алу һәм башка чаралар каләмне шомарту өчен яхшы мөмкинлекләр бирүен әйтте.

«Республикада журналистлар җәмәгатьчелегенең абруе зур. ТР Президенты, үз исемемнән нәтиҗәле эшегез өчен рәхмәтемне җиткерәм. Мәгълүматыгыз оператив, үткенрәк, дөресрәк булган саен, кызыксыну артачак», — диде. Фәрит Мөхәммәтшин, шулай ук, ММЧ вәкилләренә дәүләт бүләкләре тапшырды. «Татар-информ» хәбәрчеләре ТР Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хатына лаек булды.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100