news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Фәрит Мөхәммәтшин: Район газетасы үз төбәгенең рупоры булырга тиеш

Аның фикеренчә, район һәм шәһәр газеталарының үз территорияләрендә хәл торышына тәэсире кимегән.

Фәрит Мөхәммәтшин: Район газетасы үз төбәгенең рупоры булырга тиеш
Салават Камалетдинов

(Казан, 8 сентябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин район газетасы үз территориясендәге вакыйгаларның чын рупоры дәрәҗәсендә булсын, ул нәрсәгә күбрәк игътибар бирү инициативасы белән чыгарга тиеш дип саный. Ул бу фикерене “Пирамида” үзәгендәге бердәм мәгълүмат үзәгендә узган матбугат очрашуында әйтте.

“Миңа калса, район һәм шәһәр газеталарының үз территорияләрендә хәл торышына тәэсире кимеде. Мин шулай тоям”, - диде ул.

Аның фикеренчә, район газеталарына республика газеталары язганны гына күчереп язарга түгел, ә үз территорияләрендәге хәлне тасвирларга кирәк. “Халыкка үз җирлекләрендәге хәл кызыклы. Миңа калса, бу эш өстен чыгачак, аңа ихтыяҗ бар”, - диде ул.

Фәрит Мөхәммәтшин тәнкыйть язмалары объектив булырга тиешлеген дә ассызыклады. “Бу журналистиканың изге миссиясе”, - диде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot