news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Фәрит Мөхәммәтшин Раифа ирләр Богородица монастыре наместнигы белән очрашты
Парламент башлыгы Всеволод атакайны май чабу атнасы башлану белән котлады
Скопировать ссылку
(Казан, 10 февраль, “Татар–информ”). Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан Халыклары ассамблеясы башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин Раифа ирләр Богородица монастыре наместнигы, архимандрит Всеволодны кабул итте.
Парламент башлыгы Всеволод атакайны май чабу атнасы башлану белән котлады. Ул Татарстан руханиеның республикада милләтара һәм конфессияара татулыкны саклауга зур өлеш кертүен билгеләп үтте.
“Үзенең зур сәләте аркасында Всеволод атакай православие чиркәвен торгызуда күп кенә җитәкчеләрнең ярдәмен алуга иреште. Аның тырышлыгы нәтиҗәсендә Раифа монастыре хаҗ кылу үзәгенә әверелде, анда көн саен илнең төрле төбәкләреннән күп санда туристлар килә”, – дип ассызыклады Ф.Мөхәммәтшин. Дәүләт Советы Рәисенең сүзләренә караганда, ул үзе дә Всеволод атакайның югары рухи сыйфатларга ия кеше булуына күп мәртәбәләр инанган. “Мин аның белән дини темага күп тапкырлар фикер алыштым”, – диде парламент башлыгы. Дәүләт Советы спикеры Всеволод атакайның тагын бер гуманитар миссиясен югары бәяләде – аның тырышлыгы нәтиҗәсендә Раифада төрле елларда күп санда ятим балалар һәм яшүсмерләр сыену урыны тапкан.
Фәрит Мөхәммәтшин архимандрит Всеволодка зур хезмәтләре өчен ТР Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хатын тапшырды. “Сезгә республикабызның рухи традицияләрен ныгытуга сизелерлек өлеш кертүегез, актив агарту һәм киң хәйрия эшчәнлеге алып баруыгыз, социаль хезмәт күрсәтүнең идеаллары һәм кыйммәтләренә тугрылык саклавыгыз, гражданнар арасында татулыкны ныгытуыгыз һәм җәмгыятьтә нәтиҗәле конфессияара диалог булдыруыгыз өчен ихлас күңелдән рәхмәт белдерәм. Сезгә ныклы сәламәтлек, уңышлар, иминлек һәм озын гомер, үзегез сайлаган юлда нәтиҗәле эшчәнлек теләп калам”, – диелә Рәхмәт хатында.
Парламент башлыгы Всеволод атакайга ТР Дәүләт Советының истәлек медален һәм Библиянең бүләк басмасын тапшырды. Очрашу чәй табыны артында дәвам итте.
Очрашуда шулай ук Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Александр Гусев, Дәүләт Советы секретаре Лилия Маврина, парламентның дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты җитәкчесе Валентина Липужина катнашты, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советының матбугат хезмәте.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot