news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин Рафис Борһановның депутатлык эшенә бәя бирде

Рафис Борһановның депутат вәкаләтләре тәмамланды.

Фәрит Мөхәммәтшин Рафис Борһановның депутатлык эшенә бәя бирде
Рамиль Гали

(Казан, 21 декабрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Рафис Борһановның Дәүләт Советы депутаты вәкаләтләре тәмамланды. Бу мәсьәлә бүген бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 34 нче утырышында каралды.

Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, закон нигезендә, дәүләт хакимиятенең башкарма һәм закон чыгару органнарында берьюлы эшләп булмауны искәртте. Бу нисбәттән, Рафис Борһановның Дәүләт Советына депутат вәкаләтләрен вакытыннан алда өзү турында гариза кертүен билгеләп үтте.

Фәрит Мөхәммәтшин үзе исеменнән Рафис Борһановка рәхмәтен җиткерде. “Җайга салынган нәтиҗәле эше өчен рәхмәтемне белдерәм. Аның комитет рәисе вазифасында уңышларын билгеләп үтәсем килә. Без аның белән бер-беребезне аңлап эшләдек. Икътисад, салым системасы, хуҗалык өлкәсендәге барлык катлаулы мәсьәләләрне бергәләп профессиональ дәрәҗәдә карадык. Дәүләт Думасыннан, Россия Хөкүмәтеннән коллегалар белән тыгыз элемтәдә торып, ул безнең парламентның закон инициативаларын алга этәрергә ярдәм итте. Сезгә Мәгариф һәм фән министрлыгында уңышлы эш телим. Депутатлар корпусы да эшегез уңышлы булсын өчен теләктәшлек итәр дип ышанам”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин. Ул Рафис Борһановка Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәхмәт хатын һәм истәлеккә сувенир тапшырды.

“Мин сезгә күрсәтелгән ышаныч өчен рәхмәтемне белдерәм”, - диде Рафис Борһанов. Ул депутатларга бердәм эшчәнлек өчен дә рәхмәтен җиткерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100