news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин: “Рөстәм Миңнеханов депутатлык мандатыннан баш тартачак”

Татарстан Президенты әлегә Дәүләт Думасының яңа составындагы урыннан баш тарту турында гариза язмаган.

(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ», Ирина Ермакова). Узган сайлауда “Бердәм Россия” партиясенең Татарстаннан булган кандидатлары исемлеге башында торган ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов әлегә депутатлык мандатыннан баш тарту турында гариза язмаган. Бу хакта бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе, “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин хәбәр итте.

“Рөстәм Миңнеханов депутатлык урыныннан баш тарту турында әле гариза язмады. Закон буенча ул андый гаризаны биш көн эчендә язарга тиеш: шул вакыт эчендә депутатлар карар кабул итеп, Үзәк сайлау комиссиясенә хәбәр бирергә тиеш. Рөстәм Миңнеханов ул вакытка, һичшиксез, сыеша һәм шундый гариза язачак”, - дип басым ясап әйтте Фәрит Мөхәммәтшин.

“Бердәм Россия” сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге секретаре, үз вакытында партия съезды исемлек башына Рөстәм Миңнехановны куеп, Татарстан бердәмроссиялеләре тавышлар санын арттырды, дип таный. “Бу безнең файдага тавышларны арттырды, чөнки кешеләр республиканың гамәлдәге Президентына былтыр ук ышаныч белдерде. Хәзер алар мөнәсәбәтен тагын бер тапкыр раслады. Ул безнең партия әгъзасы, Мәскәүдә Югары совет әгъзасы булып тора. Һәм без бер команда – халыкның зур ышанычына ия Татарстан командасы. Без аны тормышка ашырачакбыз”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100