news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Фәрит Мөхәммәтшин Рөстәм Хәсәновка депутат таныклыгын тапшырды

«Игелекле гамәлләр көне» хәйрия фондына нигез салучы Рөстәм Хәсәнов республика парламентына өстәмә сайлауда җиңде.

Фәрит Мөхәммәтшин Рөстәм Хәсәновка депутат таныклыгын тапшырды
gossov.tatarstan.ru

(Казан, 11 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республика парламентына өстәмә сайлауда җиңгән «Игелекле гамәлләр көне» хәйрия фондына нигез салучы Рөстәм Хәсәновка депутат таныклыгы тапшырды. Бу хакта ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рөстәм Хәсәнов Дәүләт Советы Рәисенә фонд эшчәнлеге турында сөйләде, Социаль сәясәт комитетында эшләү хәйрия оешмасын кызыксындыра торган мәсьәләләр хакында федераль дәрәҗәдә фикер алышырга һәм аларны тагын да нәтиҗәлерәк хәл итәргә мөмкинлек бирәчәген искәртте.

Фәрит Мөхәммәтшин парламентарийга Татарстан Дәүләт Советында актив эшләвен теләде. Хәзер республика парламентында бер буш мандат та юк.

  • Дәүләт Советындагы кәнәфиләрнең берсе язын Марат Садыйков ТР сәламәтлек саклау министры итеп билгеләнгәч бушаган иде. 8нче Чуйков бер мандатлы округы буенча өстәмә сайлауда үзен-үзе тәкъдим иткән Рөстәм Хәсәнов 54,74 процент тавыш җыйды. Сайлауга 13 меңнән артык кеше (исемлекләргә кертелгән сайлаучыларның чиреге диярлек) килде.

news_right_1
news_right_2
news_bot