news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин Путин исемендәге бокс буенча Кубокның Казан ярымфиналын ачты

Республика парламенты җитәкчесе сәламләү сүзендә Татарстанның күп шәһәрләрендә бокс белән шөгыльләнүләрен әйтте.

Фәрит Мөхәммәтшин Путин исемендәге бокс буенча Кубокның Казан ярымфиналын ачты
Михаил Захаров

(Казан, 17 май, “Татар-информ”, Дмитрий Киселев). Казанның “Баскет-холл” спорт комплексында кичә “РФ Президенты В.В.Путин исемендәге бокс буенча Кубок” турнирының ярымфинал этабы узды. Кичәнең төп көрәшләрен Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстанның спорт министры Владимир Леонов һәм Россия Бокс федерациясе генераль секретаре Умар Кремлев ачтылар.

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин турнирның беренче катнашучыларын һәм кунакларын республика җитәкчелеге исеменнән сәламләде. “Бокс республикабызның күп шәһәрләрендә үстерелә. Бу - һәр спортчыдан характер, осталык һәм җиңүгә омтылыш күрсәтүне таләп итә торган кыю спорт төре”, - дип ассызыклады ул.

Моннан тыш, республика парламенты башлыгы төбәктә яшәүчеләр актив рәвештә физик культура белән шөгыльләнүен искәртте. Татарстан спортның күп төрләре буенча федераль, Европа һәм халыкара дәрәҗәдә лаеклы рәвештә тәкъдим ителде, дип өстәде ул.

Элегрәк “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы кичәге ярышларда WBA Continental чемпионы исеме өчен титуллы көрәштә Россия боксчысы Федор Чудинов Германия спортчысы Рафаэль Бежаранны җиңүен хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100