news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин праймериз турында: Бу - өлгергәнлеккә беренчел имтихан

Аның сүзләренчә, бер генә партия дә үз өстенә праймериз үткәрү җаваплылыгын алмады.

Фәрит Мөхәммәтшин праймериз турында: Бу - өлгергәнлеккә беренчел имтихан
Михаил Захаров

(Казан, 26 май, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Фәрит Мөхәммәтшин “Бердәм Россия” сәяси партиясе уздырган праймериз партия өчен өлгергәнлеккә имтихан дигән фикердә. Бу хакта ТР Дәүләт Советы Рәисе, “Бердәм Россия” сәяси партиясенең төбәк бүлеге сәркатибе бүген матбугат очрашуында белдерде.

Аның сүзләренчә, бер генә партия дә үз өстенә праймериз үткәрү җаваплылыгын алмады. Мондый чара уздыруны таләп итү дөрес тә түгел, дип саный Фәрит Мөхәммәтшин.

“Моны партия үзе хәл итәргә тиеш. Без моны үзебез өчен эшлибез. Кандидат сайлауларда узганмы-юкмы, анда барыбер алга китеш була”, - диде партия сәркатибе һәм күп кенә яшьләрнең праймеризда катнашканнарына рәхмәт әйтүен билгеләп үтте.

“Без файдалы әйберләрне дә, тәнкыйтьне дә күп кабул иттек. Безнең өчен бу өлгергәнлеккә һәм сайлаучыларыбызның ярдәменә беренчел имтихан бирә торган вакыйга”, - диде  Фәрит Мөхәммәтшин.

  • Билгеле булганча, бүген Татарстанда 460 хисап участогы эшли. Аларда 222 кандидат өчен тавыш бирергә мөмкин. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100