news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин праймериз турында: Без халыкның активлыгын күрдек

2016 елда алдан тавыш бирүгә килүчеләр 1 процент булса, быел барлык теркәлгән сайлаучыларның 13,6 проценты катнашкан.

Фәрит Мөхәммәтшин праймериз турында: Без халыкның активлыгын күрдек
Владимир Васильев/архив

(Казан, 29 май, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин праймеризда халык активлыгы артуын билгеләп узды. Бу хакта ул бүген парламентның Президиум утырышында әйтте.

“Бердәм Россия” линиясе буенча башлангыч тавыш бирү төгәлләнде, кичә нәтиҗәләр ясалды, исемлекләр басылып чыкты. Без халык активлыгының үсешен күрдек. 2016 елда Дәүләт Думасы депутатлары буенча явка 1 процент булса, быел барлык теркәлгән сайлаучыларның 13,6 проценты башлангыч тавыш бирүгә кызыксына күрсәткән”, - диде Мөхәммәтшин.

Аның сүзләренчә, башка сәяси партия вәкилләре дә моның мөһимлеген, кирәклеген әйтә. “Без дә шул хакта уйлыйбыз”, диләр”, – ди ул.

“Бердәм Россия” сайлау кампаниясен рәсми рәвештә игълан ителгән сайлауларга кадәр өч ай алдан башлады. Бу халык белән элемтә, иң мөһиме, депутатлыкка кандидатлар белән халыкны борчыган проблемаларны өйрәнүнең әйбәт формасы”, - диде ТР Дәүләт Советы Рәисе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100