Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Фәрит Мөхәммәтшин: Праймериз чын күңелдән депутат булырга теләгән кешеләрне ачыклый
ТР Дәүләт Советы Рәисе алдан тавыш бирүне анда катнашучыларны катлаулы сорауларга нигезле җаваплар бирергә өйрәтә торган яхшы мәктәп дип атады.
(Казан, 28 март, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Алдан тавыш бирү депутат булырга һәм Татарстанда яшәүчеләргә булышлык күрсәтергә теләгән кешеләрне сайлап алырга ярдәм итә. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин «Бердәм Россия» партиясе праймеризында катнашучылар белә очрашудан соң шулай дип белдерде.
«Алдан тавыш бирү ярдәмендә без ихлас күңелдән депутат булырга, закон чыгару эшчәнлегендә катнашырга, кешеләргә ярдәм итәргә теләгән әзерлекле кешеләрне сайлап алабыз», - диде Мөхәммәтшин.
Ул Казанда алдан тавыш бирүдә катнашучылар белән очрашып, праймеризны ничек яхшы итеп оештырырга һәм провокацион сорауларга ни рәвешле җавап бирергә кирәклеге турында сөйләде.
«Бүген биредә беренчеләрдән булып теркәлгән һәм гариза биргән 12 кеше җыелды. Без праймеризны ничек яхшырак итеп оештыру, үзеңне ничек тоту, оппонентлар бирергә мөмкин булган катлаулы сорауларга ни рәвешле җавап бирергә кирәклеге хакында фикер алыштык. Бу зур һәм яхшы мәктәп, дип уйлыйм. Әлеге мәйданчыкта син үзеңнең куелган сорауларга тиз арада, нигезле җаваплар бирә алу-алмавыңны тикшереп карый аласың», - диде ТР Дәүләт Советы Рәисе.
Аның фикеренчә, мондый форматтагы очрашулар киләчәктә дә үткәрелергә мөмкин, чөнки алдан тавыш бирүдә катнашырга теләүчеләр саны артканнан-арта бара.
- «Бердәм Россия» партиясенең сентябрь аенда хакимият органнарына сайлауларда катнашачак кандидатларны сайлап алу буенча алдан тавыш бирү чарасы 26 майга билгеләнгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз