Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Фәрит Мөхәммәтшин: Праймериз «Бердәм Россия» программасын җитди баета
Праймериз партиягә проблемалы участокларны ачыкларга һәм бергәләп аларны хәл итү юлларын табарга ярдәм итә, дип белдерде ТР парламенты башлыгы.
(Казан, 24 май, «Татар-информ», Диана Авакян). Партия эчендәге сайлаулар «Бердәм Россия» программасын җитди баета. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин «Татмедиа» АҖ генераль директоры Андрей Кузьминга биргән интервьюсында шулай дип белдерде.
«Кешеләр үз программалары, тезислары белән килә. Без яңа кешеләрне күрү өчен моңа барабыз. Дебатларда кандидатлар һәркемгә кагылышлы мәсьәләләр күтәрә һәм әлеге проблемаларны хәл итү юлларын тәкъдим итә», - дип искәртте Фәрит Мөхәммәтшин.
Татарстанда бердәм алдан тавыш бирү көне, Россиянең башка төбәкләрендәге кебек үк, 26 майда узачак. Аның нәтиҗәләре буенча Татарстан Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатлар исемлеге формалаштырылачак.
Фәрит Мөхәммәтшин әңгәмәдә шулай ук алдагы көздә парламентны яңарту, Россиянең Европа Советында әгъза булып торуы һәм Иделнең саегуына бәйле мәсьәләләрне кузгатты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз