news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин "Политстартап" турында: мондый проектлар талантлы яшьләрне ачыклый

Татарстан парламенты башлыгы, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан бүлеге сәркатибе "ПолитСтартап” проектында катнашучылар белән очрашты.

Фәрит Мөхәммәтшин "Политстартап" турында: мондый проектлар талантлы яшьләрне ачыклый
tatarstan.er.ru

(Казан, 30 апрель, “Татар-информ”, Надежда Гордеева). "ПолитСтартап” кебек проектлар талантлы һәм битараф булмаган яшьләрне ачыклый. Бу хакта бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан төбәк бүлеге сәркатибе Фәрит Мөхәммәтшин проектта катнашучылар белән очрашуда белдерде.

"Мин "Бердәм Россия" партиясе Генераль советы президиумының "ПолитСтартап" проектын гамәлгә ашыру инициативасы белән чыккан идеясен хупладым. Бу дөрес идея. Мондый проектлар аша талантлы, битараф булмаган яшьләр ачыклана, алар бөтен кеше белән бертигез хокукта нәтиҗәләргә ирешә, депутатлыкка, партия активына эләгәләр”, - диде Мөхәммәтшин.

"Алдан тавыш бирүдә актив чыгыш ясагыз, яңа идеяләр бирегез. Проблемаларны хәл итүдә яңа юллар күрсәтегез. Без сезнең белән алга барачакбыз һәм илебезнең, республикабызның үсеш программасын гамәлгә ашырачакбыз”, - диде җыелганнарга парламент башлыгы.

"Бердәм Россия” Яшь Гвардия оешмасының Татарстан бүлеге төбәк штабы җитәкчесе Динар Бариев сүзләренә караганда, Татарстанда “ПолитСтартап” проектында катнашу өчен 220дән артык кеше теркәлгән. “Татарстан Россиядә әлеге проектны гамәлгә ашыру буенча лидер төбәк булып тора. Казан аеруча активлык күрсәтте, Түбән Кама, Яр Чаллы, Яшел Үзәндә яхшы күрсәткечләр бар”, – дип хәбәр итте ул.

Бүген “Бердәм Россия "нең башлангыч тавыш бирүендә катнашу өчен документлар кабул итү тәмамлана. Шулай ук “ПолитСтартап” проекты буенча заявка кампаниясе тәмамлана.

  • “ПолитСтартап” – “Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең даими эшләүче кадрлар проекты. Анда 35 яшькә кадәрге яшьләр катнаша ала, аларның элек сайлау кампанияләрендә катнашу тәҗрибәсе булмаган.

Проект партиягә яңа кешеләрне җәлеп итүгә исәпләнгән булса да, ул яшьләргә үзләрен күрсәтергә, кандидат яисә политтехнолог сыйфатында алдан тавыш бирүдә яңа тәҗрибә алырга мөмкинлек бирә.

Бердәм алдан тавыш бирү көне 26 майда булачак, аның нәтиҗәләре буенча “Бердәм Россия” партиясеннән VI чакырылыш Татарстан Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатлар исемлеге формалаштырылачак.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100