news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Фәрит Мөхәммәтшин: “Питрәчнең үсәр өчен барлык мөмкинлекләре дә бар”

Фәрит Мөхәммәтшин: “Питрәчнең үсәр өчен барлык мөмкинлекләре дә бар”

(Питрәч, 6 март, “Татар-информ”, Сөләйман Нәҗмиев). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Питрәч муниципаль районы Советының 12 утырышында катнашу вакытында әнә шул фикерне алга сөрде. Бүген биредә муниципаль район җитәкчесе Шәйхулла Насыйбуллинның еллык хисабын тыңладылар.

Район башлыгы чыгышыннан аңлашылганча, 2006 елда инвестиция сәясәтендә, торак төзелешендә, эшмәкәрлек эшчәнлегендә үсеш күзәтелә. Тулаем төбәк продукты 2005 ел белән чагыштырганда 2,3 процентка арткан. Ул 1 миллиард 676 миллион сум тәшкил итә. Биредә авыл хуҗалыгы җитештерүенең өлеше 66 процент, кече эшмәкәрлектә 18 процент. Район казнасы 67 миллион 539 мең сум салым җыя алган. Районда уртача хезмәт хакы 5200 сум. Әмма район башлыгы аграр тармакта хезмәт хакының түбән булуын таный. Күп кенә авыл хуҗалыгы предприятиеләре керемгә эшләми. Үз җитештерү объектлары бик аз. Дөрес, район 1 миллиард 106 миллион сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе җитештергән. Тик тулаем төбәк продуктында аграр җитештерүнең өлеше 80 процент куелса да - ул үтәлми. Питрәчтә аграр өлкәдә 802 миллион сумлык акча кереме булса, аның 63 проценты ягъни 502 миллион сумы “Ак Барс-Питрәч” агрофирмасына туры килә. Район башлыгы Шәйхулла Насыйбуллин алга таба терлекчелек өлкәсенә аеруча зур игътибар бирү кирәклеген искәртте. Узган елны Питрәч районында 103 мең тонна ашлык җыелган. Бер гектардан уртача уңыш 26 центнер. “Шулай да бу күрсәткеч белән без канәгать түгел”, - ди район башлыгы. Бүгенге көндә Питрәчтә 159 фермер хуҗалыгы бар. Алар 12 мең 530 гектар җирне эшкәртә. Агросәнәгать комплексын үстерү илкүләм проекты буенча районда 223 шәхси хуҗалык 22 миллион 400 мең сумлык кредит алган. Еллык хисапта Кенәр, Шәле, Тау Иле авыл җирлекләре кредитлар алуда активлык күрсәтүе әйтелә. Питрәч муниципаль районы башлыгы үз чыгышында инвестицияләр җәлеп итеп күп кенә тармакларның үсешкә ирешүен ассызыклады. 2006 елда район икътисады һәм социаль өлкәләр өчен 643332 мең сум күләмендә инвестиция җәлеп ителгән. Шуның нәтиҗәсендә узган хисап елында төзелеш мәйданнары үсү күзәтелә. Торак белән бергә социаль-мәдәни объектлар төзелешенә, реконструкцияләүгә игътибар арттырылган. Мисал өчен, Питрәчтә 400 урынга исәпләнгән район мәдәният йорты, балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе, биологик чистарту корылмаларына реконструкция үткәрелә. Шәйхулла Насыйбуллин районда социаль ипотека программасының да уңышлы гамәлгә ашырылуын билгеләп узды. Программа буенча 2 йорт төзелеп тапшырылган инде. Социаль ипотека буенча барлыгы 165 гаилә чиратта тора. “Авыл җирлегендә яшәүче яшь гаиләләр һәм белгечләрне торак белән тәэмин итү” программасы буенча барлыгы 114 гаилә исемлеккә кертелгән.

Юллар төземи торып, районның инфраструктурасын, икътисадын тотрыклы итеп булмавын аңлыйлар Питрәчтә. Шуңа да юллар төзелешенә зур игътибар бирелә. Бүгенге көндә нибары бер Екатериновка авылына гына асфальт юл салынмаган. Торак-коммуналь тармактагы проблемалар Питрәчне дә читләтеп үтми. Район халкы тармакта күрсәтелгән хезмәтнең бик түбән булуыннан зарлана. Авыл җирлеге милкенә күчерелгән йортлар, аларны су белән тәэмин итү объектларын карап тоту проблемасы да әлегечә хәл ителмәгән. Муниципаль район башлыгы үз чыгышында башкарма комитетка бу юнәлештә кичектергесез чаралар күрү бурычын куя. Аның фикеренчә, идарә итү алымнарын үзгәрми торып тиешле дәрәҗәләргә ирешү мөмкин түгел. Хисапта шулай ук районның социаль-мәдәни өлкәсендәге эшчәнлеге, кече бизнесның урыны, яшьләр сәясәте, җирле үзидарәләрнең роле киң яктыртыла. Район җитәкчесе проблемаларны да читләтеп үтмәде. Шуларның берсе – кадрлар кытлыгы, чөнки беренчедән, районда тулаем җитештерү объектлары бик аз, икенчедән, Казан шәһәре якын һәм күпләр эшкә шунда агыла. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да Питрәчтә аграр тармакта җитештерүнең бик түбән булуның сәбәпләрен аңлатуны сорады. “Җитештерү кооперативлары төзәргә нәрсә комачаулык итә? Кешеләрегез җитмиме, әллә эшли белмисезме?” – дип мөрәҗәгать итте ул районның авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгына.

Район Совет утырышында тармак җитәкчеләре, комитет рәисләре чыгышлары тыңланды. Җирле үзидарә башлыклары исә үз авылларындагы хәлләр торышы белән таныштыра, бер үк вакытта үзләрен борчыган мәсьәләләрне дә күтәрә. Алар шул ук эш урыннары, хезмәт хакы, төрле дәрәҗәдәге түләүләрнең, салымнарының зур булуыннан зарлана. ТР Дәүләт Советы Рәисе җир пайлары бүленеше һәм аларны рәсмиләштерүнең торышы белән дә кызыксынды. Чөнки мисалга Тау Иле җирлегендә 71 кешенең пай җире юк икән. Фәрит Мөхәммәтшин искәрткәнчә, халык хокукы бар икән җир пайсыз калырга тиеш түгел.

ТР Премьер-министрының беренче урынбасары-икътисад һәм сәнәгать министры Борис Павлов район җитәкчелегенә аеруча кадрлар проблемасын кичекмәстән хәл итәргә, җитештерүдә инновацион технологияләрне киң кертергә, кече бизнесны җәелдерергә кирәклеген искәртте. “Аеруча авыл хуҗалыгында инновацион юнәлештә кече бизнесны торгызып, сез үсешкә ирешә аласыз”, - ди ул. “Тулаем алганда, Питрәч үсешкә омтыла һәм аларда моңа мөмкинлекләр бар. Барысы да җирле җитәкчеләрнең заманча фикер йөртеп эшләүләреннән тора”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин үзенең йомгаклау сүзендә.

Утырышта шулай ук ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды башкарма директоры Тәлгать Абдуллин, республиканың баш суд приставы Хәмит Шәрипов, Казан ит комбинаты генераль директоры Ренат Гайзатуллин һәм башкалар катнашты.

news_right_1
news_right_2
news_bot