news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин Питрәч районында кече хуҗалык объектларында булды

Питрәчтә шәхси хуҗалыкларны үстерү мәсьәләләренә багышланган зона киңәшмәсе була

(Питрәч районы, 29 сентябрь, "Татар-информ", Алия Сабирова). Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ТР Питрәч районында эш сәфәрендә.
ТР парламенты җитәкчесе һәм аны озатып йөрүче затлар Питрәч районы авылларында кече хуҗалыкларда булды. Аерым алганда, бүген Питрәчтә узачак шәхси хуҗалыкларны үстерү һәм авыл халкының эшмәкәрлек активын көчәйтү мәсьәләләренә багышланган зона киңәшмәсендә катнашучылар Шәле авылында Хөснетдиновларның шәхси ярдәмче хуҗалыгын карады. Алар шәхси хуҗалыкларында 700дән артык йорт куяны асрый, 0,50 гектар мәйданда бәрәңге үстерү белән шөгыльләнәләр. 2009 елның 8 аенда авыл хуҗалыгы продукциясен сатудан кергән акча 252 мең сум тәшкил иткән.
Фәрит Мөхәммәтшин Шәле авылында Россия мөфтие Равил Гайнетдин туган йортта да булды. Ул анда Равил Гайнетдиннең әнисе белән сөйләште һәм шундый яхшы ул тәрбияләгән өчен рәхмәт белдерде.
Кунаклар Илдус һәм Фирсинә Мөхәммәтшиннарның уңышларын күреп шатландылар. Аларның гаилә хуҗалыгында 11 мөгезле эре терлек, шул исәптә өч сыер бар. Алар продукцияләрен Казан базарларына барып сата. Фирсинә Мөхәммәтшина сүзләренчә, алар 70 центнер сөт, 11 центнер ит һәм 45 центнер бәрәңге сатканнар. Агымдагы елның 8 аенда авыл хуҗалыгы продукциясен сатудан 488 мең сум акча кергән.
Бутырка авылында киңәшмәдә катнашучылар “Неялово” крестьян-фермерлык хуҗалыгында булдылар. Биредә Харис Ибәтуллин дуңгызлар һәм сарыклар үрчетә. Бу елның 8 аенда 53 тонна дуңгыз ите җитештергән.
Аннары кунаклар Питрәч авылында “АНТ” ҖЧҖне карадылар. Анда бал кортының икенчел продукциясеннән биоөстәмәләр җитештерелә.
Моннан тыш, кунаклар районның шәхси хуҗалыкларында җитештерелгән продукция күргәзмәсен карадылар.
Хәзер Питрәч районы мәдәният йортында шәхси хуҗалыкларны үстерү һәм авыл халкының эшмәкәрлек активын көчәйтү мәсьәләләренә багышланган зона киңәшмәсе уза.
Бу чарада ТР Премьер-министры урынбасары-авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының экология, табигый байлыклардан файдалану һәм аграр мәсьәләләр комитеты рәисе Валерий Васильев, ТР парламенты депутатлары, ТРның якында урнашкан 10 муниципаль районы һәм авыл җирлеге башлыклары катнаша.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100