news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Фәрит Мөхәммәтшин Питрәч районына сәфәр кыла

ТР парламенты башлыгы район үзәгендә авыл хуҗалыгы продукциясе күргәзмәсендә булачак

(Казан, 29 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Питрәч муниципаль районында шәхси хуҗалыкларны үстерү һәм авыл халкының эшмәкәрлек активын көчәйтү мәсьәләләренә багышланган зона киңәшмәсе үткәрә.
ТР Дәүләт Советының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, Татарстан парламенты җитәкчесе Шәле авылында шәхси ярдәмче хуҗалыкларны карарга ниятли, “Неялово” крестьян-фермерлык хуҗалыгында һәм “Винибис” биофабрикасында, питрәчлеләрнең шәхси хуҗалыгында җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукциясе ярминкәсендә булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot