news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Фәрит Мөхәммәтшин «Пирамида»да «Ел хатын-кызы» республика конкурсы җиңүчеләрен һәм лауреатларын тәбрик итте

Фәрит Мөхәммәтшин «Пирамида»да «Ел хатын-кызы» республика конкурсы җиңүчеләрен һәм лауреатларын тәбрик итте

(Казан, 5 март, «Татар-информ», Айгөл Фәхретдинова). Халыкара-хатын кызлар көне алдыннан бүген башкаланың «Пирамида» мәдәни-күңел ачу үзәгендә республиканың иң уңган ханымнарын хөрмәтләделәр.

Аларны республика җитәкчелеге исеменнән ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады. Тантаналы кичәдә «Ел хатын-кызы —2007» традицион конкурсының лауреатлары һәм җиңүчеләренең исемнәре дә игълан ителде.

«Пирамида» залында урын алучылар яшьләре, һөнәрләре буенча аерылса да, аларны гаиләдә, хезмәт урыннарында, җәмгыятьтә тоткан урыннары берләштерә. Бүген бирегә үзләренең эшләре һәм балаларга тәрбия бирүе белән җәмәгатьчелек тарафыннан танылу алган 950 гүзәл зат җыелган иде. Мәгълүм булганча, быел Татарстанда «Ел хатын-кызы» конкурсын оештыруга 10 ел тула. Шул кечкенә юбилей уңаеннан тантанага аның узган еллардагы җиңүче һәм лауреатлары да чакырылган иде.

Хатын-кыз хезмәтендә нинди генә танылу алмасын, аның беренче вазифасы – ана булу. «Ел хатын-кызы» республика конкурсы оештырылганнан бирле анда «Хатын-кыз – ана» номинациясе беренчелекне алып тора. Быел, беренче тапкыр буларак, бу номинациягә тәкъдим ителгән барлык кандидатлар лауреат һәм җиңүче дип табылган. Алар – күп балалы аналар, үзләренең ишле гаиләләре канаты астына ятимнәрне сыендыручылар. 13 лауреатның төрлесе төрле районнан. Араларында Апастан күп балалы укытучы Ирина Хәйретдинова, Чирмешәннән 46 яшендә тол калып, берүзе 12 бала үстереп,аларны зур тормыш юлына чыгарган герой-ана Лидия Митяева, үз балалары белән беррәттән ятим балаларга ана назын бүләк иткән Вера Звонарева, Гөлсәрия Стреленко кебек олы йөрәкле ханымнар бар. «Хатын-кыз – ана» номинациясе лауреатларын ТР Дәүләт Советы депутаты, күренекле язучы, «Әниләр һәм бәбиләр» пьесасы авторы Туфан Миңнуллин тәбрикләде.

«Ел үрнәге» номинациясенең исә лауреатлары икәү. Алар – Питрәчнең «Ак Барс» агрофирмасыннан кош караучы Татьяна Егорова белән Спастан Гөлсәрия Склеренко.

Бүгенге заманның гүзәл затларына бәя биргәндә алдынгы карашлы, заманча, кыю фикер йөртүен, алардагы зур җаваплылык сыйфатларын аерым билгеләп үтәләр. «Лидер хатын-кыз һәм җәмәгать эшлеклесе» номинациясе әнә шул сыйфатларны күздә тотып булдырылган. Быел аның лауреатлары өчәү – Биектау районыныннан Людмила Абрамова, «Бердәм Россия» партиясенең Нурлат бүлеге Башкарма комитеты җитәкчесе Флюра Ногманова, «Түбән Кама» ААҖ фәнни-технологик үзәге директоры урынбасары Наталья Борейко.

Актив җәмәгать эшлеклесе булу белән бергә, Татарстан хатын-кызлары бизнеста да үз позициясен ныгытып өлгерде. «Бизнес-леди» номинациясенең быелгы лауреатлары Актаныштан «Коммунсервис» ААҖ генераль директоры Римма Кустова һәм Лениногорскидан эшмәкәр Елена Михалева. Аларны котлаган ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов белдергәнчә, хатын-кыз булган җирдә һәрвакыт тәртип хөкем сөрә. «Татарстан хатын-кызлары аеруча мактау һәм рәхмәт сүзләренә, ихтирамга лаек. Республиканың соңгы еллардагы уңышларында аларның зур өлеше, бәхәссез. Аларны Татарстанның горурлыгы һәм байлыгы дип атарга тулы нигез бар», – ди Хөкүмәт рәисенең беренче урынбасары.

«Мәдәният һәм рухилык» номинациясендә быел мари фольклор ансамбле җитәкчесе Мария Артемьева белән Бисеренки бию ансамбле җитәксесе Лилия Нурмөхәммәтова лауреат булды.

ТР Президенты тәкъдиме белән, бу юлы беренче тапкыр «Ел хатын-кыз»ын билгеләгәндә тагын бер номинация өстәлде. Ул балалар күңеленә ачкыч табу белән бергә, үз укучыларының икенче әниләренә әйләнгән педагог хатын-кызларның хезмәтенә бәя бирә. «Сыйныф әнисе» («Классная мама») номинациясенең беренче лауреатлары Казан шәһәреннән Наталья Уткина (7 нче гимназиядән) белән Мөслим урта мәктәбе укытучысы Алсу Хәбибуллина ТР Мәгариф һәм фән министры Рәис Шәйхелисламовның фатихасын алды.

Соңыннан жюри рәисе, ТР Премьер-министры урынбасары – мәдәният министры Зилә Вәлиева «Ел хатын-кызы» конкурсының җиңүчеләрен игълан итте. «Хатын-кыз - ана» номинациясендә Казаннан 14 бала анасы Надежда Шипова, «Ел үрнәге» номинациясендә – узган елда һәр сыердан 10 мең литр сөт савуга ирешкән Зөлфия Гыйләҗетдинова (Түбән Кама), «Лидер хатын-кыз һәм җәмәгать эшлеклесе» номинациясендә Казанның 17 нче хастаханәсе табибы Ирина Питулова җиңүче дип табылды. Ә Республика үзәк хастаханәсе каршындагы Гаиләне планлаштыру һәм репродукция үзәге мөдире Фирая Сабирова елның бизнес-ледие булды. «Мәдәният һәм рухилык» номинациясендә уңган оештыручы – Алабуга музей-тыюлыгы директоры Гөлзада Руденко җиңсә, Буа шәһәреннән үзенең сыйныфындагы укучыларында педагог һөнәренә мәхәббәт уяткан Галина Уракова «Сыйныф әнисе» номинациясендә җиңде.

Хатын-кызлар бәйрәме булса да, гүзәл затлар анда тырыш, булдыклы, һәрвакыт ярдәмгә әзер торган ир-егетләрне игътибардан читтә калдырмый. «Ел хатын-кызы» конкурсы кысаларында «Ел ир-егете» дә билгеләнә. Быел гүзәл затлар «Мелита» җәмгыяте генераль директоры Рәис Гомәров белән «Эссен продакшн» (Махеевъ сәүдә маркасы) компаниясе җитәкчесе Леонид Барышевны «Изге йөрәкле ир-егетләр», ә Бөгелмә районыннан ТНГ-Групп ҖЧҖ җитәкчесе Ринат Харисовны «Лидер ир-егет» буларак бәя бирде.

Республиканың иҗтимагый тормышында зур роль уйнаган, икътисад үсешенә тырыш хезмәтләре белән лаеклы өлеш кертүче хатын-кызларны республика җитәкчелеге исеменнән ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мәхәммәтшин тәбрикләде. Ул залга җыелучылар белән беррәттән, республиканың барлык гүзәл затларына ТР Президенты, Хөкүмәте һәм Дәүләт Советының бәйрәм котлавын ирештерде. Парламент җитәкчесе, үз чыгышында төрле тармакларда хезмәт итүче хатын-кызларның ролен югары бәяләде. Аның фикеренчә, илдә барган реформаларны гүзәл затлар ярдәменнән башка уңышлы башкарып чыгуга өметләнү мөмкин түгел. «Президент Дәүләт Советына еллык юлламасында агымдагы елга бурычлар, өстенлекле юнәлешләр билгеләде. Андагы бурычларны хәл итүдә сез, хатын-кызларның, роленә зур урын бирелә. Шул ук вакытта анда сезнең тормышны яхшырту өчен шартлар тудыру хакында да ассызыклана», – ди Фәрит Мөхәммәтшин. Дәүләт Советы рәисе хатын-кызларның ана буларак та югары бәяләп, аларның барчасына бәхет, аяз күк йөзе, иминлек теләде.

news_right_1
news_right_2
news_bot