news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин пенсионерларга: Үземне сезнең оешмада дип саный башлыйм

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Татарстан ветераннар (пенсионерлар) оешмасын 30 еллыгы белән котлады.

(Казан, 17 декабрь, "Татар-информ", Арсений Маврин). Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин кичә ветераннар (пенсионерлар) оешмасы оешуның 30 еллыгы белән котлады. Әлеге оешма эшчәнлеге турында фильм карагач, ул үзен әлеге структура әгъзасы итеп саный башлавын җиткерде.

Үзенең чыгышында ул өлкәннәргә мөрәҗәгать итеп, сез республикабызның гади генә кешеләре түгел, сез тарихны саклаучылар, күпмилләтле илебезнең иң яхшы традицияләрен буыннан-буынга тапшыручылар, яшьләрне тәрбияләүчеләр, дип белдерде. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе өлкән буын яхшырак һәм матуррак яшәсен өчен республикада күп эшләр башкарылуын җиткерде.

Өлкәннәр үзләре дә тормышта бик актив, заманнан калышмаска тырышып яши. 40 меңләп кешене республиканың “Балкыш – Сияние” фестивале берләштерә. 16 меңе компьютер серләренә төшенә. 11 ай эчендә төбәктә 700ләп пенсионер эшкә урнашкан. Республикада узучы масштаблы чараларда да аларның хезмәте ачык тоела.

Республикада гомер озынлыгы 70 яшьтән узып китүен билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин.

Тантаналы чарада Республика хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова үз котлауларын җиткерде. Чара соңында парламент башлыгы актив ветераннарга медаль, грамоталар тапшырды.

Республика Президенты оешманы 300 мең сумлык сертификат белән бүләкләде, ул Татарстан ветераннар (пенсионерлар) оешмасы рәисе Хәбир Иштирәковка тапшырылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100